Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районында яңа мәчет ачты

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районында яңа мәчет ачты

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районында яңа мәчет ачты

Яшел Үзән районының Яңа Тура авылында яңа мәчет ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова катнашты.

Мәчет 320 дин тотучыга исәпләнгән. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар, балалар белән шөгыльләнү бүлмәләре каралган. Төзелеш эшләре хәйриячеләр акчасына һәм ТР Раисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды ярдәмендә алып барылды.

Рөстәм Миңнеханов авыл халкын мәчет ачылу белән котлады һәм төзелешкә катнашы булганнарга рәхмәт белдерде. «Бүген, изге Рамазан аенда, без бу шатлыклы вакыйгада катнашабыз. Төзелештә катнашкан барлык гражданнарга һәм меценатларга ихлас рәхмәтемне белдерәм. Бу бик зур һәм изге эш», - дип билгеләде ул.

Михаил Афанасьев Яңа Тура авылы халкы өчен мәчет ачылу күптән көтелгән вакыйга булды, дип ассызыклады. «Мәчет перспективалы урында урнашкан. Әлеге территория актив үсеш алачак. Янәшәдә зур юл төзелә, Казанны әйләнеп үтү диярлек. Моннан ерак түгел сәнәгать паркы урнашкан, анда бүген 17 мең кеше эшли, төрле милләт вәкилләре. Бу мәчет барыбыз өчен дә уртак йорт булыр дип ышанам”, - дип өстәде район башлыгы.

Алга таба территорияне мәчет һәм якын күл янында төзекләндерү планлаштырыла. Биредә мәдрәсә, никах үткәрү үзәге, кунакханә һәм балалар бакчасы ачылачак. Шулай ук спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары да барлыкка киләчәк.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...