ХӘБӘРЛӘР

ХӘБӘРЛӘР

Мәдрәсә кунаклары – мәртәбәле ветеран хәзрәтләр

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә мөгаллимнәр һәм шәкертләр өчен бик истәлекле ифтар булып узды. Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 76 еллыгын каршылап, шәкертләр янына күрешергә күкрәкләрен орден, медальләр белән бизәгән сугыш һәм хезмәт ветераннары, олуг, мәртәбәле хәзрәтләребезостазларыбыз килде. Алар үз вакытында безнең мәдрәсәбездә дини гыйлем эстәгәннәр, бүген дә мәдрәсә белән бик тыгыз элемтәдә торалар. Олы хәзрәтләребез даими рәвештә уку йортыбыз эшендә катнашалар, шәкертләр белән очрашып торалар. Бүген дә алар мәдрәсәдәге үзгәрешләр белән танышып чыгып, уку йортыбыз җитәкчелеге, иганәчеләр, мөгаллимнәр эшенә югары бәя бирделәр, яшь буынга үген-нәсыйхәтләрен җиткерделәр.

Ашхабадта Татарстан һәм Төрекмәнстан мөфтиләренең очрашуы

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән – Төрекмәнстанда. Республикабыз мөселманнары башлыгы кардәш республикага ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында барды. Сәфәр кысаларында шулай ук берничә эшлекле очрашулар үткәрелде. Беренче чиратта Төрекмәнстан мөфтие Ялкап Ходжакулиев мөфтиебезне кабул итте. Ул татар һәм төрекмән халыкларын күпгасырлык кардәшлек җепләре, рухи һәм икътисадисәүдә элемтәләре бәйләвен ассызыклап үтте, Төркмәнстанда җирле мөселманнар тарафыннан Коръәннең Казан басмасын кадерләвен, аксакалларның күбесе аны яратып укуын сөйләде. Моннан тыш, Ялкап хаҗи Камил хәзрәтне Төркмәнстанда ислам үсешенең бай тарихы белән таныштырды. Мисал өчен, күренекле хәдисләр галиме, хәдисләр җыентыгы авторы имам ән-Нәсаи тумышы белән Ашхабадтан. Төркмәнстанда шулай ук ике сәхабә җирләнгән: Хакам Гыйфари, Әбү Зарр әл-Гыйфариның кече энесе, һәм Бурәйдә әл-Ислами, Пәйгамбәребезнең ﷺ байрагын күтәреп йөртүче. Очрашу ахырында Татарстан мөфтие Ялкап хаҗины июнь башында узачак Изге Болгар җыенына чакырды. Дин әһелләре үзара хезмәттәшлек итү һәм элемтәләрне ныгыту хакында килеште.

“Хозур ТВ” Махачкалада күрсәтә башлады

“Хозур ТВ” беренче федераль мөселман телеканалы хәзер Дагыстан Республикасының Махачкала шәһәрендә күрсәтә башлады. Аның тапшыруларын карау өчен “Рант” ҖЧҖ кабельле телевидение операторы абоненты булырга кирәк. Мөселман телевидениесе База пакетына кертелгән, цифрлы төймәдә – 27, аналогта – 41 номеры белән бирелгән. Исегезгә төшерәбез, “Хозур ТВ” телеканалы өч ел эшләү дәверендә федераль дәрәҗәгә чыкты, ул үз эченә Россиянең 9 төбәген, шул исәптән Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Дагыстан Республикаларын, Түбән Новгород һәм Воронеж өлкәләрен, Пермь краен, Кырымны һәм Мәскәү өлкәсен үз эченә ала. Телевидение тамашачыларга үзенең 200 тапшыруын, шулай ук нәфис фильмнар, сериаллар, танып белүгә юнәлдерелгән һәм балалар тапшыруларын тәкъдим итә.

Бөгелмәдә татар теле дәресләренә йомгак ясалды

Бөгелмə шәhәренең Үзəк мəчетендә татар теле дəреслəре укытуга йомгак ясалды. Иң элек укучылар белəн үткəннəрне кабатлауга, телне күпме дəрəжəдə үзлəштерə алуларын күздə тотып, командаларга бүленеп уендəрес үткəрелде. Укучылар бик телəп һəм актив катнаштылар. Нəтижəлəрдəн бик канəгать булдылар. Килəсе уку елында да шушы дəреслəрнең кабат əйлəнеп кайтуына ышанып, телəк белдереп калдылар. Дəреснең икенче өлешендə Рамил хəзрəт Хөснетдинов укучыларны курсларны уңышлы тəмамлалаулары белəн котлады һəм аларга мөфти Камил хәзрәт исеменнән сертификатлар, ə укытучыларга рəхмəт хатлары тапшырды.

Галиев мәчетендә гает намазында Нәфигулла хәзрәт Әширов катнашты

Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә Ураза гаетен билгеләп үттеләр. Гает уңаеннан төп чаралар республикабыз башкаласы – Казан шәһәренең Галиев мәчетендә үтте. Гает намазында дәрәҗәле кунаклар шактый булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан тыш, мәчеттә Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, зур хөрмәткә лаек Россия мөфтиләренең берсе Нәфигулла хәзрәт Әширов булды.

Шәрәфле кунак Казанга Камил хәзрәт Сәмигуллинның чакыруы буенча сишәмбе көнне, 11 майда ук, IX Республикакүләм ифтарга, милләттәшләр белән зурлап уздырылган авыз ачу мәҗлесендә катнашу өчен килгән иде. Татарстан башкаласында сәфәре барышында Нәфигулла хәзрәт Казанның 175 мәктәбендә чыккан фаҗига уңаеннан үзегең кайгы уртаклашу сүзләрен һәм республикакүләм ифтарда сәламнәрен җиткерде. Шулай ук ул рәсми булмаган форматта Камил хәзрәт белән очрашты. Мөфтиләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, илдә ислам үсеше барышы, бөтен дөнья һәм Россия мөселманнары өммәте тормышындагы вакыйгалар буенча фикер алышты, мөфтиятләр арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карады.

Пермьдә мөселман мәдәниятенең “2021 ел – Мөселманнар дөньясы” форумы үткәрелде

Бу җирле форум Мөселманнарның Үзәк Диния Нәзарәте һәм Пермь өлкәсенең губернаторы Дмитрий Махонин катнашында оештырылды. Өч көн буена “Пермь ярминкәсе” дип аталган күргәзмә бинасында мәдәният һәм мәгърифәт экспозициясе ачык булды, хәләл товарлар күргәзмәсе һәм сәүдәсе оештырылды. Төрле мөһим темаларга к о н ф е р е н ц и я л ә р һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелде. Гамәли программалар - да катнашучылар дини оешмаларның җитәкчеләре, шулай ук башка төрле оешма вәкилләре, тарихчылар, этнографлар һәм эшмәкәрләр катнашты. Форумның мөхтәрәм кунагы ШәйхелИслам Мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин булды. Пермьгә килгәч иң беренче чиратта ул яңа Җәмигъ мәчетнең төзелеше белән танышты һәм булган нәтиҗәләрне югары бәяләде. Аннан соң бу өлкәнең губернаторы белән эшлекле сөйләшүдә булды. Бу сөйләшүдә Пермь өлкәсенең рәисе мөфти Әнвәр Әблаев та катнашты.

Чыганак: dumrt.ru

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


Шәһре Болгарда «Изге Болгар җыены» үтте

Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” узды. Болгар җыенында Татарстанның барлык почмакларыннан һәм Россия төбәкләреннән мөселманнар, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе мөселманнары Диния...