Троицк шәһәрендә «Рәсүлев укулары» үткәрелде

Троицк шәһәрендә «Рәсүлев укулары» үткәрелде

Троицк шәһәрендә «Рәсүлев укулары» үткәрелде

Шәех Тәлгать Таҗетдин Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә уздырылган 4 нче Бөтенхалык – 12 нче Бөтенроссия фәнни-практик «Рәсүлев укулары: тарихта һәм Рәсәйнең хәзерге заман тормышында Ислам» дип аталган конференциядә булды.

Рәсүлев укуларында 900дән артык хакимият вәкилләре, дин галимнәре, фәлсәфәчеләр, милли үзәк хезмәткәрләре, Рәсәйдән, якын һәм ерак чит илләрдәге дини һәм иҗтимагый оешмалар катнашты.

Быел форум Зәйнулла Рәсүлевның 190 еллыгына һәм Троицк мәдрәсәсенең оешуына 140 ел булуга багышланган иде.

Бу чараның рәсми өлешендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселеннән булган Шәех Габдеразак әс-Сәиди, Рәсәй мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Чиләбе өлкәсенең губернаторы Алексей Текслер кебек зур шәхесләр чыгыш ясады.

Шәех Тәлгать Таҗетдин форум кунакларын сәламләп болай диде: “2023 ел укытучылар һәм остазлар елы буларак игълан ителде. Беренче остазлар – Адәм һәм Һава, Аллаһның илчеләре һәм пәйгамбәрләр. Кешелек бу дөньяга килгәннән бирле гыйлем бирүчеләр. Әлбәттә, безнең ата-аналарыбыз, Аллаһ әмер иткәнчә, без бары тик Аллаһка гына гыйбадәт кылырга һәм ата-ананы хөрмәт итәргә тиеш булабыз. Шулай ук без гореф-гадәтләрне сакларга, ата-анага һәм остазларга карата игътибарлы булырга тиешбез”.

Төрле дин вәкилләре очрашкан форумнарда булган төп тема, ул рухи-әхлакый үсеш, дип Мөфти ассызыклап үтте.

Форум кунаклары Рәсүлия мәдрәсәсен зиярат иттеләр, шәкертләрнең укулары һәм торак йортлары белән таныштылар.

 

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


Мәшһүр шәхес – Имам Бохари

(Аллаһның рәхмәтендә булсын) Имам Бохари хәзрәтләре һәм аның хәдисләр җыентыгы “Сахих Бохари” турында ишетмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә күп кенә мөселманнар бу җыентыктан файдалансалар да, җыентыкның авторы турында мәгълүматлары юк. Коръән Кәримнән соң иң ышанычлы китап буларак...


«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде. Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...