Балалар арасында оештырылган “Татар азаны” бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Балалар арасында оештырылган “Татар азаны” бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Балалар арасында оештырылган “Татар азаны” бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Казанның “Чулпан” мәдәният үзәгендә гает уңаеннан “Рухи моң” дини концерты һәм аның кысаларында “Татар азаны мәктәбе” тарафыннан оештырылган “Татар азаны. Балалар” бәйгесенең суперфиналы үтте. Аңа кадәр 200гә якын бала “Татар азаны. Онлайн” мәктәбендә белем алып, шуның 140ы остазларга имтиханны уңышлы тапшырып, бәйгедә катнашты. Бәйгедә катнашучыларның 50гә якыны финалга үтте, ә менә суперфиналга үтүчеләр саны нибары 10 кеше иде. Соңгылары дини эчтәлектәге сәнгать номерлары белән үрелеп барган концерт дәвамында, сәхнәгә чыгып, азанны тамашачылар һәм жюри каршында әйтте. Катнашучылар ике категориягә бүленеп көч сынашты.

5-8 яшьлек категориядә беренче урынга Казаннан Җиһангир Вәлиуллин лаек булды. Икенче урында Лаештан Камал Нурмөхәммәтов. Өченчедә – Актаныштан Шамил Заманов.

9-14 яшьлек категориядә гран-при иясе булып Яр Чаллыдан Ранель Карамиев танылды. 1нче урынны Кукмарадан Кәрим Шәрәфиев, 2нче урынны Лаештан Әнвәр Якупов, өченче урынны Мамадыштан Йосыф Талипов яулады.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...