Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Казанда

Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Казанда

Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Казанда

Татарстан мөфтиятендә мөхтәрәм кунак – татарларның төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин булды. Аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Очрашуда шулай ук “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты.

Җитәкчеләр әңгәмә барышында үзләренең соңгы казанышлары хакында сөйләштеләр. Фәрит хәзрәт Ивановода татар милли-мәдәни үзәген төзү барышы белән таныштырды. Ул киләсе елга үз ишекләрен ачар дип көтелә. Биредә татар тарихы музее, уку класслары, хәләл кафе һәм мөселман кибетләре урын алачак. Мөхтәрәм кунак, әлеге вакыйга уңаеннан, алдан ук Камил хәзрәтне ачылыш тантанасына чакырып куйды. Моннан тыш, ул төбәктәге дини эшчәнлек үсеше белән таныштырды.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...