«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы tanzil.net сайтында

«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы tanzil.net сайтында

«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы tanzil.net сайтында

Хәзер Коръән уку өчен ясалган инглиз телендәге tanzil.net сайтыннан кулланучылар «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасын рус телендә укый ала. Бу сайттагы мәгънәви тәрҗемә текстларын, үз файлларыңа куяр өчен, җиңел генә күчереп алырга мөмкин. tanzil.net сайты аятьне табып күчереп алу, укылышын тыңлау, Коръән битен браузерда уку, берничә тәрҗемәне чагыштыру һ. б. ягыннан уңайлы.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән икенче тәрҗемәсе булып тора. Беренчесе татар телендә әзерләнде. Басманы әзерләгәндә, ориентир буларак, кыскача Коръән-Кәрим аңлатмалары (тәфсирләрнең) элекке һәм хәзерге иң мөкәммәл үрнәкләре – имам Әл-Мәхәлли һәм әс-Сүютиның “Тәфсир әл-Җәләләйн”, шәйх Мәхмүд әл-Уфиның “Коръән Мәҗид”, шәех Мөхәммәд Гали әс-Сабуниның “Тәфсир әл-ва-дых әл-мүяссәр” хезмәтләре файдаланылды. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре эш барышында әт-Тәбари, әл-Матуриди, Ибн Кәсир, әл-Куртуби, ан-Нәсәфи, әл-Алүси һ.б. авторларның абруйлы тәфсирләренә, әһле сөннәт вәл-җәмәгать галимнәре тарафыннан язылган тәфсирләргә мөрәҗәгать итте.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» и «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмалары аудиоверсияләр һәм Коръән-каләм рәвешендә дөнья күрде, шулай ук татар һәм рус телләрендә «Коран. Тафсир» и «Коръән. Тәфсир» бушлай мобиль кушымталар да бар.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...