Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы

Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы

Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы

Казанда Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачылды. Биредә 2021 елдан 2023 елга кадәр төзелеш эшләре алып барылган, мәчетнең иске бинасы сүтелеп, гомуми мәйданы 1 000 кв. метрдан артып киткән, яңа мәчет һәм мәдәни үзәктән торган комплекс төзелгән.

Зур намаз залы якынча 300 намаз укучыга исәпләнгән. Икенче катта хатын-кызлар өчен зал урнашкан. Мәчеттә шулай ук төрле кабинетлар, тәһарәтханә бар. Комплексның уку сыйныфлары һәм ашханә белән җиһазландырылган ике катлы ягында ислам мәдәнияте үзәге урнашкан. Яңа мәчет һәм мәдәни үзәк эшчәнлеге яшьләрдә әхлакый сыйфатларны формалаштыруга һәм традицион кыйммәтләрне торгызуга юнәлдереләчәк.

Мәчет проекты авторы - архитектор Искәндәр Еникеев. Мәчет архитектурасы өч ак гөмбәзне үз эченә ала. Тышкы яктан да, интерьерда да ак төс өстенлек итә.

Комплексны төзүгә Татарстан-ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, танылган меценат Рөстәм Латыповның тол хатыны Разия Еникеева зур өлеш керткән.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...