Буа мөхтәсибәтендә “Дога бәйгесе” үтте

Буа мөхтәсибәтендә “Дога бәйгесе” үтте

Буа мөхтәсибәтендә “Дога бәйгесе” үтте

Буа шәһәренең “Әбү Хәнифә” мәчетендә ел саен уза торган “Дога бәйгесе” үтте. Аны район мөхтәсибәте оештырды. Әлеге чараны оештыруда мәчет имамы Марат хәзрәт Хәйбуллин һәм мөхтәсибәт хезмәткәре Шамил хәзрәт Вәлиуллин, шулай ук жюри әгъзалары: Рөстәм хәзрәт Баһаветдинов һәм Рәис Нәгыймуллин катнашты.

Конкурста төрле авыллардан – Түбән Наратбаш, Килдураз, Бикмураз һәм Буа шәһәренең үзеннән килгән мәктәп яшендәге 20 бала катнашты. Балалар көзге каникул вакытында ятлаган догаларын укып күрсәтте.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны Түбән Наратбаш авылыннан Азалия Сибгатуллина, икенче урында шул ук авылдан Алмаз Сибгатуллин, өченче урынны Бикмураз авылыннан Камилә Шәкүрова яулады. Аларның һәрберсенә кибеттән балалар товарлары кибетенә сертификатлар тапшырылды.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...