Мөгаллимнәргә “Мөхәммәдия”нең юбилей медале тапшырылды

Мөгаллимнәргә “Мөхәммәдия”нең юбилей медале тапшырылды

Мөгаллимнәргә “Мөхәммәдия”нең юбилей медале тапшырылды

Мөгаллимнәргә “Мөхәммәдия”нең юбилей медале тапшырылды

Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Татарстан мөфтие, әлеге уку йорты директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың ислам уку йортлары мөгаллимнәренә мәдрәсәнең 140 еллыгы юбилей медальләрен тапшырды. Аерым алганда, медальләрне Мөфти кулыннан бу мәдрәсәне төрле елларда тәмамлап, хәзерге вакытта “Мөхәммәдия”нең үзендә, Казанның Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге, Мамадыш, Әлмәт, Кукмара, Буа, Урыссу мәдрәсәләрендә белем бирүче мөгаллимнәр алды.

Мөфти үзенең үгет-нәсихәтләрен җиткереп, Пәйгамбәребезнең ﷺ “Кем кешеләргә рәхмәт әйтә белмәсә, Аллаһка да рәхмәтле була алмас» дигән хәдисен китереп, мөгаллимнәрнең хезмәтен югары бәяләде.

Коръән уку һәм дога кылу белән башланып, җылы рухта узган очрашуда Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм Казанның Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры урынбасары Аяз Мингалиев шәкерт чакларындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Мәдрәсәнең беренче директоры Вәлиулла хәзрәт Якуповтан соң озак еллар җитәкче вазифасында булган Наил хәзрәт Яруллин, чыгыш ясады. Вәлиулла хәзрәтнең үз вакытында мәдрәсәгә бик күп әзерлекле укытучылар җәлеп итүен искә төшерде.

 

Чыганак: dumrt.ru

 

 

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Тик Исламда ачып бирелгән

Аллаһка ышанганнар аз түгелләр; Бик күп алар, җитәрлек бүген. Озакламый бар да кабул итәр Җир йөзендә Ислам динен.   Галимнәрнең ачышларын алсак, Алар Коръән белән бәйләнгән. Аллаһының хаклык канунына Пәйгамбәребез безне әйдәгән.   Бер – береңә чиксез яхшылык кылу, Йөрәктән үтәү Аллаһ...


Шәүвәл аеның фазыйләте

Рамазан аеның бетүе белән шәүвәл ае башланды. Бу айда алты көн ураза тоткан кеше бер ел ураза тоткандай булыр. Аны дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне дә, шулай ук Рамазан бәйрәме узганнан соң да тотып була. Бу ураза казага калган ураза булып саналмый. Ураза гаетенең беренче көнендә бәйрәм итеп, соңыннан...


Кешеләрнең байлар һәм фәкыйрьләр булып яратылуында хикмәт нәрсәдә?

Аллаһы Раббыбыз – һәрнәрсәне белүче, чиксез мәрхәмәтле һәм кодрәтле зат. Ул безне тышкы сурәт, физик мөмкинлекләр, матди дәрәҗә буенча төрлечә яраткан. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне болай гына, буш максат белән генә дөньяга китермәгән. Безнең төрле булуыбызда зур хикмәт бар.   Аллаһы Раббыбыз –...


Ислам – гакыл дине

Безнең динебез вәгазьләргә нигезләнә. Дин үгет-нәсыйхәт белән ныгый. Нык дин булган җирләр – нәсыйхәтләр, вәгазьләр белән тулы урын. Бу хакыйкатьне Аллаһыбыз Рәсүле галәйһиссәлам болай аңлата: “Дин – үгет-нәсыйхәт ул”, һәм бу сүзләрне өч тапкыр кабатлый.   Ислам...


СОРАУ-ҖАВАП

АКТУАЛЬ СОРАУЛАРГА ХӘНӘФИ МӘЗҺӘБЕ БУЕНЧА ҖАВАПЛАР     Ахшам намазының ике рәкәгать сөннәте әүүәбин намазының бер өлеше саналамы? Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдис-ләрендә ахшам намазыннан соң укыла торган алты рәкәгать намаз искә алына. Бу намазның саваплары турында төрле чыганакларда...