Марат Әхмәтов татарча чыгыш ясау осталыгы буенча ярдәмлекләр тапшырды

Марат Әхмәтов татарча чыгыш ясау осталыгы буенча ярдәмлекләр тапшырды

Диния нәзарәтендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Татарстан Диния Нәзарәтенә мөфти белән очрашуга килде. Мөфтияткә ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә нәшер ителгән “Татарча әлифба” һәм татар телендә сәнгатьле чыгыш ясарга өйрәтүче ярдәмлек китапларын, шулай ук саллы гына тиражда бастырылган милли-үзаң тәрбияләүгә юнәлтелгән эчтелекле плакатлар һәм истәлекле тамгалар тапшырды.

Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың “Татарча әлифба” балалар өчен шигырь китабы исә мәчетләрдә яки имамны өйгә чакырып, балага исем куштырганда Исем кушу таныклыгы белән бергә тапшыру ниятеннән 5 мең данәдә чыгарылган. Марат Әхмәтов фикеренчә, бу бигрәк тә шәһәр балалары өчен кирәк. Әлифба әти-әниләргә истәлек булсын, алар туган телен онытмасын һәм гаиләдә беренче булып татар телен – ана телен өйрәтсеннәр, дигән максаттан чыгып бүләк ителәчәк.

Мәчетләрдә һәм мәчет тирәләрендә урнаштыру өчен шулай ук махсус плакатлар да булдырганнар. “Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?” дип һәм Р.Фәйзуллинның “Нинди шатлык картлык көнеңдә – оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә матур итеп туган телеңдә” сүзләре язылган плакатлар телне саклау һәм үстерү, халыкта милли үзаң тәрбияләү юнәлешендә хезмәт итәргә тиеш. Гомуми тиражы 4 мең булган әлеге плакатларны мәчет янындагы урыннарда һәм мәчетләрдә эләргә тәкъдим ителә.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...