Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенең “Мөхәммәдия” шәкертләренә ярдәме

Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенең “Мөхәммәдия” шәкертләренә ярдәме

Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенең “Мөхәммәдия” шәкертләренә ярдәме

Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчелеге шәкертләр белән очрашты. Очрашуга җыелуның төп сәбәбе - Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укучы 1 курс шәкертләренә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды матди ярдәменә сатып алынган дәреслекләрен тапшыру. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе биргән сәдака хисабына 100 шәкерт өчен 5 төрле китаптан торган дәреслек комплектлары бастырылды. Әлеге дәреслекләр гарәп телен өйрәнү буенча уку әсбапларыннан гыйбарәт. Комплектта гарәб грамматикасы буенча нәһү, сарыф, китәбә (язу), кыйраә (уку), тәгъбир (диалог) предметларыннан китаплар урын алган. “Мөхәммәдия” шәкертләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мөселман эшмәкәрләре өчен күркәм гадәткә әйләнде: үткән елны да алар 1 курста укучы 70 шәкерт өчен китаплар һәм кабинетларга урнаштыру өчен җиһазлар да сатып алган иде.

Татарстан мөфтие, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин эшмәкәрләргә рәхмәтен белдерде һәм Коръәнне өйрәнүнең әһәмияте турында хәдисләр китерде, чөнки мәдрәсәдә гарәп теле иң беренче чиратта Аллаһ Китабын аңлау өчен өйрәнелә.

РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты Айдар Равил улы Шаһимәрданов “Мөхәммәдиянең” соңгы елда күзгә күренерлек уңай үзгәрешләренә басым ясады.

- Гыйлем – ул бу дөньяга һәм Ахирәткә иң шәп инвестиция, - диде ул һәм шәкертләргә “Мөхәммәдиянең” иң яхшы студентларына Ассоциациянең махсус стипендиясен булдыру планнары турында сөйләде.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....