Мәскәү Мөфтиятендә Ураза бәйрәменә багышланган гаилә-балалар чарасы үткәрелде

Мәскәү Мөфтиятендә Ураза бәйрәменә багышланган гаилә-балалар чарасы үткәрелде

Мәскәү Мөфтиятендә Ураза бәйрәменә багышланган гаилә-балалар чарасы үткәрелде

Язның кояшлы матур көнендә, Ураза бәйрәме уңаеннан үткәрелгән гаилә чарасы Коръән уку белән башланып китте. Дини Мөселманнар җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов килгән кунаклар каршында мөфтият һәм Дини мөселманнар җыены исеменнән котлау сүзләре әйтеп үтте һәм мондый чараларны оештыру гаилә, балалар өчен аеруча да мөһим һәм зур урын алып торуын искәртте, ә инде Мәскәү Мөфтияте өчен мондый чаралар оештыру гадәти күренешкә һәм үзенә бер төрле гореф-гадәткә әйләнүен ассызыклады.

Шулай ук Әлбир хәзрәт ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, яшь буынга дөрес тәрбия бирүдә гаиләнең аеручы зур урын алып торуын һәм бу юнәлештә актив эш алып барырга өндәде.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...