Казанда X Бөтенроссия фәнни-дини конференциясе узды

Казанда X Бөтенроссия фәнни-дини конференциясе узды

Казанда X Бөтенроссия фәнни-дини конференциясе узды

Казанда “Россия мөселманна-рының хәзерге заман мәдәни мирасы: сынаулар, казанышлар, өметләр” дип исемләнгән X Бөтенроссия фәнни-дини конференция узды.

Конференция эшендә Казан, Мәскәү, Махачкала, Дербент, Грозный, Каспийск, Екатеринбург, Уфа һ.б. шәһәрләрдән дини оешма вәкилләре һәм экспертлар катнашты. Әлеге чараны Татарстан Республикасының Коръән-Кәрим һәм Пакь Сөннәтне өйрәнү үзәге оештырды. Конференциянең максаты – Россиядә мөселманнарның мәдәни мирасын хәзерге җәмгыятьтә саклау һәм үстерү белән бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу.

Фәнни җыен Коръән аятьләре уку белән башланды. Камил хәзрәт Россиянең хәзерге заман мөселман мәдәниятенең үсешендә үзебезнең рухи мирасыбызга нигезләнүенең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул мәчетләр төзелешендә татар архитектурасы традицияләренең югалуына борчылуын белдерде һәм шул ук вакытта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең кулъязма Коръән әзерләү буенча эшчәнлек алып баруын мисал итеп китерде.

Сәламләү сүзләре белән шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Һашимова чыгыш ясады, ул Камил хәзрәткә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең киңкырлы эшчәнлек алып баруы өчен рәхмәтен белдерде. Моннан тыш, чыгыш ясаучылар арасында конференцияне оештыручы Фәрит хәзрәт Сәлман, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, Россия ислам институтының фәнни эшләр буенча проректоры Рәфис Закиров һәм башкалар бар иде.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...