Урыссуда Россиякүләм Коръән бәйгесе

Урыссуда Россиякүләм Коръән бәйгесе

 

Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” IV Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Әлеге конкурс һәр елдагыча Татарстан мөфтияте, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы мөхтәсибәте тарафыннан Ютазы районы хакимияте һәм Мәрданшиннар гаиләсе ярдәме белән оештырылды.

Бәйгенең беренче көнендә 60 катнашучы сайлап алу турында көч сынашты. Кичә исә иртәдән Урыссу бистәсе Мәдәният йортында финалга чыккан 28 кыз 4 номинация буенча ярышты.

Һәр номинациядә 7шәр катнашучы үз белемнәрен түбәндәге номинацияләр буенча мәртәбәле жюри каршында имтихан тотты:

Быел катнашучыларның географиясе киңәйде, Татарстан һәм күрше Башкортстан район-шәһәрләреннән тыш, хатын-кызлар шулай ук Уфа, Магнитогорск, Чиләбе шәһәрләреннән, Мәскәү һәм Пенза өлкәләреннән килде. Катнашучылар һәм аларны озата килүчеләр бушлай туклану һәм кунакханә белән тәэмин ителде. Иң яшь катнашучыга – 8, иң олысына – 38 яшь иде.

“Коръәнне тулысынча яттан белү” номинациясендә Тукай муниципаль районы “Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем бирү укучысы 16 яшьлек Айсылу Хаҗиева лаек булды һәм ул гомрәгә юллама белән бүләкләнде. Номинациянең 2нче урынына Гөлрухсор Сәфәрова (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе), 3нче урынына Наилә Әминова (Уфа) лаек булдылар.

 

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...