Укырга кая барырга? Мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Укырга кая барырга? Мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Укырга кая барырга? Мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты,

 

Болгар ислам академиясе бар. Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре дүшәмбедән җомгага кадәр эш сәгатьләрендә телефон аша татар һәм рус телләрендә консультацияләр бирергә әзер. Документлар июль ахырына кадәр кабул ителә. Август башында кабул итү имтиханнары башлана.

Мөселман уку йортларында белем бирү көндезге, читтән торып һәм көндезге-читтән торып уку бүлекләрендә алып барыла. Гомумән алганда, быел республика мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 400-дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, ә калган уку бүлекләрендә 750 кеше өчен урын каралган.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....