Дин галиме, ишан Нургали Хәсәновның 170 еллыгына багышланган халыкара конференция

Дин галиме, ишан Нургали Хәсәновның 170 еллыгына багышланган халыкара конференция

Дин галиме, ишан Нургали Хәсәновның 170 еллыгына багышланган халыкара конференция

Буа шәһәрендә дин галиме, ишан, мәгърифәтче Нургали Хәсәновның (1852-1919) тууына 170 ел тулу уңаеннан «Татар халкының ислам тарихында рухи остазларның роле» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Нургали Хәсәнов утыз елдан артык Буа шәһәрендә мәдрәсә җитәкли, күп кенә күренекле шәхесләрнең остазы була. Үзенең күпкырлы дини-агарту эшчәнлеге белән татар халкы тарихында күренекле эз калдыра. Аның казанышлары Россия һәм Госманлы империяләре хакимияте тарафыннан таныла, югары хөкүмәт бүләкләренә лаек була.

Әлеге чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы, Буа дәүләт драма театры тарафыннан, Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү һәм Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды.

Конференциянең максаты – Буа төбәге һәм татар халкы тарихында рухи остазларның роле турында фикер алышуда Россиянең һәм чит илләрнең фәнни, эксперт һәм дини берләшмәләрнең интеллектуаль көчен берләштерү, үз илебез дин галимнәренең һәм дин әһелләренең дөньякүләм ислам мирасына керткән өлешен популярлаштыру.

Конференция башланганчы форум кунаклары Буа мәдрәсәсендә булды; Адав–Толымбай авылының «Борынгы зирәят» этник комплексын, шул исәптән Әхмәт хәзрәт Юнысовның каберен, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган мемориаль истәлек билгесен карады. Буа шәһәренең борынгы татар зиратында Нургали хәзрәт Хәсәновның һәм татар дин әһелләренең каберләрен зиярәт кылды.

Буадагы чаралар Буа дәүләт театрының Нургали хәзрәт Хәсәнов тормышына

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...