Яңа ислам финанс продукты – “Хәләл кэшбэк”

Яңа ислам финанс продукты – “Хәләл кэшбэк”

Яңа ислам финанс продукты – “Хәләл кэшбэк”

 

Диния Нәзарәтендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Halal Card проектына нигез салучылар – Ислам Әхмәтшин һәм Тимур Хәкимов белән очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты.

“Хәләл кэшбэк” – Россия ислам институты каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәгендә «Халяльное решение” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте финанс оешмасы өчен эшләнгән продукт. Әлеге продукт банк картасы белән түләнгән сатып алу чыгымнарының бер өлешен кире кайтару буенча маркетинг программасы булып тора.

Нәзарәт белгечләре тәкъдим ителгән документлар җыелмасын өйрәнде. Нәтиҗәдә “Хәләл кэшбэк” финанс продукты ислам хокукы кануннары нигезендә мөселманнар өчен рөхсәт ителгән дип табылды. Яңа Ислам финанс продуктын гамәлгә ашыруга күзәтчелек итү өчен Нәзарәт ягыннан тышкы шәригать контролеры билгеләнде.

Кэшбэк алу мөмкинлеге бирә торган ислам картасы чыгарудан тыш, әлеге стартапта тулы бер финанс продуктлары линиясе эшләнә: товарлар һәм автомобильләр алганда өлешләп түләү (рассрочка), ислам хокукы нормалары буенча эшләүче тупланма пенсия һәм инвестиция продуктлары.

Шулай ук HalalCard эксклюзив “сәдака тартмалары” чыгара – бу тиз арада сәдака күчерү мөмкинлеге бирүче җайланмалар дигән сүз. Әлеге җиһазларны мәчетләрдә, сәүдә үзәкләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында урнаштыру ниятләнә. Әлеге сервиста шулай ук дөньяның барлык телләрендә аралаша алган Мәдиинә ясалма интеллекты да булачак.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...