Нәзарәттә Дагыстан кунаклары булды

Нәзарәттә Дагыстан кунаклары булды

Нәзарәттә Дагыстан кунаклары булды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәд Надырбегод җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Очрашуда шулай ук Дагыстан Республикасының Милли сәясәт һәм дин министрлыгы вәкиле Шамил Алиев, Махачкала шәһәренең Шамхал бистәсе имамы Әхмәд Абдурашидов, Избербаш шәһәре имамнары советы рәисе Абдулла Сәлимов катнашты.

Мөхтәрәм кунаклар Татарстанга эш сәфәре турында сөйләп үтте, аерым алганда кичә Татарстан Республикасында яшәүче дагыстан халыклары оештырган Мәүлид ән-Нәби кичәсеннән хис-кичерешләре белән бүлештеләр. Традиция буенча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган аен хөрмәтләп, күпләгән кунаклар, дин әһелләре, мөселман яшьләре килде. Әлеге чара дагыстанлыларны берләштерүдә мөһим роль уйнады дип билгеләп үтте оештыручылар. Моннан тыш, аның программасы һәм эчтәлеге елдан-ел баетыла, камилләшә, яңа автор-башкаручылар өстәлә.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...