ХӘБӘРЛӘР

Чистай районы Үзәк хастаханәсендә гыйбадәт бүлмәләре ачылачак
Чистай районы үзәк хастаханәсендә мөселманнар һәм православие динендәгеләр өчен гыйбадәт бүлмәләре ачылачак. Ачылыш стационарда капиталь ремонт тәмамланганнан соң, 2021 елның августына планлаштырыла. 9 апрель көнне дини конфессия вәкилләрен район хастаханәсенең стационарына чакырдылар һәм бүлмәләрнең кайда урнашачагын күрсәттеләр, ремонт эшләрен башкарып чыгу буенча дин әһелләренең фикерләре белән кызыксындылар. Кунаклар гыйбадәт бүлмәләре булдыру идеясен югары бәяләделәр. Бу эшнең башында Чистай район хастаханәсе баш табибы Рәис Мостафин тора.
Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә мондый бүлмәләр булу бик мөһим. Авыру халәттә кеше Аллаһы Тәгаләгә тагын да якыная. Ул чын күңелдән гыйбадәт кыла башлый. Моның өчен Чистай хастаханәсендә бөтен шартлар да тудырылачак. Авырулар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында гыйбадәт кылу бүлмәсенә кереп намаз укый алачак, – дип ассызыклады Чистай шәһәренең “Нур” мәчете имамы Рәдиф хәзрәт Фәттахов.

“Ислам. Беренче адымнар”ның җиденче сезоны тәмамланды
Халык арасында популярлык казанган проектлардан “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбе үз эшен төгәлләде. 7-нче тапкыр уздырыла торган бу төркемдә 80 кеше шәһадәтнамә алды. “Ислам. Беренче адымнар” проекты – кыска вакыт эчендә Ислам нигезләрен үзләштереп, намаз укырга өйрәнүне максат иткән чара. Өйрәнүчеләр 7 дәрес эчендә тәһарәт, намаз серләренә төшенә. Шуларга өстәп, кыскача Пәйгамбәребезнең e тормыш юлы, гакыйдә, хәләлхәрам мәсьәләләрен үзләштерә. Дәресләр Рамазан ае якынлашканда тәмамлану сәбәпле, ураза турында да төп мәгълүматны өйрәнәләр. Ябылу тантанасында проект катнашучыларына шәһадәтнамәләр тапшырылды, остазларга рәхмәт сүзләре ирештерелде.

“Хозур” нәшрият йорты балалар өчен энциклопедия нәшер итте
Олылар дөньясы зур һәм катлаулы итеп корылган. Кечкенә мөселманга аны ничек аңларга? Без нәрсәгә ышанырга тиеш? Кем Ул – безнең барлыкка Китерүчебез? Кемнәр ул фәрештәләр? Ә пәйгамбәрләр турында нәрсә беләбез? Бу дөнья белән нинди кануннар идарә итә? Безгә нинди вазифалар йөкләнгән? Һәр мөселманның тормышында иң мөһиме булып нәрсә тора?
Гакыйдә фәненә караган әлеге сорауларга кыска һәм төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп җавап бирү максатыннан, балалар өчен “Хозур” нәшрият йорты Мәликә Өмме Яхъяның «Клад для маленьких мусульман» (“Нәни мөселманнар өчен хәзинә”) исемле китабын нәшер итте. Биредә гакыйдә фәненең иң авыр төшенчәләре һәм мөселман кешесенең вазифалары хәтта биш яшьлек бала да аңларлык телдә язылган. Автор дусларча һәм юмор хисе белән яшь укучыларга мөрәҗәгать итә һәм материал аңлаешлы булып, хәтердә калсын өчен, заманча сторителлинг (хикәяләү) техникасын куллана. Бу китап миллионлаган сораулар бирүче балаларыбыз өчен файдалы булыр дип өметләнәбез.

Буа мәдрәсәсендә язгы сессия тәмамланды
Март һәм апрель айларында Буа мәдрәсәсендә читтән торып укучыларның сессияләре булып үтте. Шәкертләр остазларга үзләренең өй эшләрен ни дәрәҗәдә әзерләп килгәннәрен күрсәттеләр. “Гыйлем алу – энә белән кое казу” булса да, шәкертләр бирешми, яхшылап укыдылар. Мәдрәсәдә 64 шәкерт читтән торып уку бүлегендә белем ала.

Балтач мәдрәсәсе шәкертләренә дипломнар тапшырылды
Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлегендә белем алучы кичке бүлек шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасында катнашты. Дүрт ел дәвамында мәдрәсәдә гыйлем үзләштереп, чыгарылыш квалификацион эшләрне уңышлы яклап, 43 кеше урта белем алып чыкты. Быелгы 11-нче чыгарылыш шәкертләре арасында Балтачтан тыш, Арча районыннан, Малмыждан йөреп укучылар булды. Чыгарылыш курс шәкертләренең алтысы имам булып хезмәт итә, хатын-кызлар арасында абыстай булып эшләүчеләр дә бар. 43 кешенең 18-е югары дөньяви белемгә ия.
Шәкертләргә диплом тапшыру тантанасы күпләгән кунаклар, җитәкчеләр, хакимият вәкилләре катнашында узды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткереп, алган белемнәре белән халыкка, өммәттәшләребезгә хезмәт итүдә зур уңышлар теләде. Ул шәкертләргә дипломнар тапшырып, теләкләрен җиткерде: мәхәлләләрдә эшләгәндә уңышлар теләп, үзләре артыннан шәкертләр калдыруны теләде. Мәдрәсә эшчәнлегенә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин зур бәя бирде. Уку йорты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин имамнарны әзерләү бик җаваплы, җитди эш булуын билгеләде.
Чүпрәле яшьләре ифтар үткәрде
Изге Рамазан аеның беренче көнендә үк Чүпрәле мөселман яшьләре ифтар мәҗлесе үткәрергә теләк белдерде. Ифтар ашлары Иске Чүпрәле авылы мәчетендә һәм район үзәгендә «Савап-кебаб» кафесында узды. Чара Чүпрәле районы мөхтәсибәте ярдәмендә эшмәкәрләр белән берлектә оештырылды. Анда Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мөхтәсибәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илмир Измайлов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, шулай ук Мордовиядән килгән кунаклар – эшмәкәрләр катнашты. Чүпрәле яшьләре ифтар ашына урамда зур казаннар асып пылау пешерделәр, самоварлар белән чәйләр кайнаттылар, тәм-томнар тәкъдим иттеләр.

Чыганак: dumrt.ru