Яңа финанс продукты – хәләл лизинг

Яңа финанс продукты – хәләл лизинг

Яңа финанс продукты – хәләл лизинг

 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Иджара-Лизинг” ҖЧҖ директоры Илнур Садртдинов белән эшлекле очрашу үткәрде. Әлеге киңәшмәдә шулай ук Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Казан казые, Татарстан мөфтиятенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков һәм финанс оешмасының сату бүлеге менеджеры Илфат Камалтдинов катнашты. Очрашу “Иджара-Лизинг” ҖЧҖнең яңа финанс продуктын – хәләл лизингны гамәлгә кертү мәсьәләләренә багышланды.

Яңа финанс продукты Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы тарафыннан югары бәяләнде. “Иджара-лизинг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән техниканы лизинг буенча сатып алу принцибы белән танышып, тәкъдим ителгән документларны өйрәнеп, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан продукт ислам хокукы кануннары нигезендә рөхсәт ителгән дип танылды. Ислам финанс продуктын гамәлгә ашыручы шәригать контролеры итеп Казан казые, Татарстан мөфтиятенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков билгеләнде. Очрашуда бу һәм башка мәсьәләләр буенча җитәкчеләр сөйләшү алып барды.

Очрашу ахырында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Иджара-Лизинг” ҖЧҖ җитәкчесе Илнур Садртдиновка Татарстан мөфтияте Голәмәләр шурасының әлеге финанс продуктының рөхсәт ителүе турындагы карарын тапшырды.

 

 

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...