Мин - зур җәмгыятьнең бер өлеше

Мин - зур җәмгыятьнең бер өлеше

Татарча диктант язган милләт-тәшләребез үзләренең зур халыкның бер вәкиле итеп тоюларын әйтте

«Татарча диктант» бөтендөнья мәгариф акциясе быел 7 меңгә якын урында узган. Мәскәү шәһәрендә өстәл артына утырып, кулдан диктант язу өчен 3 урында мөмкинлек тудырылган иде.

14 ноябрьдә М. Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәпнең К. Насыйри институтында, 15нче ноябрдә Татар милли үзәгендә, ә 16сы көнне «Ихсан» мөселман оешмасының Ш. Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәнияте һәм мәгариф үзәгендә үткәрелде.

Быелгы акция мәшһүр галимебез Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланды һәм бу уңайдан Татарстан белән Башкортостанда аның «Кабуснамә», ә чит илләрдә «Әбүгалисина» хезмәтләреннән диктант яздылар. Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» юлъязмасыннан өзек укылды.

Донецкта яшәүче татарлар әлеге акциягә онлайн кушылды, Рязань шәһәрендәге «Нур» мөселман оешмасының мәдрәсәсендә татар теле мөгаллиме Фәрихә Ситдикова диктант язуны 2 көн оештырган.

Өч көн буена дәвам иткән «Татарча диктант» акциясендә быел дөньяның 30дан артык иленнән һәм Россиянең 76дан күбрәк төбәгеннән катнашучылар саны 1 миллионнан узып киткән.

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


Гыйлм әл-Хыйәл: Ислам әхлагы заманча инженерияне ничек барлыкка китергән

Хәзерге роботлар уйлап табылганчы, элек тә мөселман инженерлары кешеләрнең һәм хайваннарның хезмәтен җиңеләйтү өчен төрле механизмнар һәм җайланмалар булдырганнар. Ислам цивилизациясенең алтын гасырында бу гамәли тәрбия «хәйләләр турындагы фән» яки «хәйләләр»дип тәрҗемә...


Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.   Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...