Якутиянең Удачный шәһәре мөселманнары Рамазан аен яңа бинада каршы алачак

Якутиянең Удачный шәһәре мөселманнары Рамазан аен яңа бинада каршы алачак

 

Саха Республикасының (Якутия) Удачный шәһәрендә моңа кадәр буш торган бина мөселман дини-агарту үзәге булачак. «Шәфкать» җирле мөселман оешмасы өчен сатып алынган бинада ремонт эшләре башланган. Намаз уку залы һәм дини йолаларны башкару өчен кирәкле бүлмәләр Рамазан ае башына әзер булачак. Бу хакта Россия мөселмананры Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу Россиянең иң зур алмаз чыганагына якын торган шәһәрчек мөселманнарының җиһазланды-рылган бинада каршы алачак беренче Рамазан ае булачак. Элек илнең күп кенә төбәкләреннән килгән дин тотучылар арендага алынган һәм уңайлылыклар булмаган биналарда җыелышлар үткәргән һәм бергә намаз укыган.

2022 ел дәвамында җәмәгать-челек үз бинасын булдыру өчен акча җыя, һәм 2023 елның гыйнварында мөселманнар бинаны дини-агарту үзәге итү өчен сатып та алган.

Дини-агарту үзәген ачу эшләрен «Шәфкать» җирле мөселман оешмасы рәисе һәм имамы Руфат Хәләвиев оештыра.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...