Рәсәйнең Дини Мөселманнар җыены “Мәскәү мөфтияте” бинасында белем көне

Рәсәйнең Дини Мөселманнар җыены “Мәскәү мөфтияте” бинасында белем көне

Рәсәйнең Дини Мөселманнар җыены “Мәскәү мөфтияте” бинасында белем көне

Белем көненә багышланган чара Рәсәйнең Мөселманнар җыены “Мәскәү мөфтияте”нең төзекләндерелгән ишегалдында үтте. Бу көнне шулай ук Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге дини гыйлем алу үзәгенең ачылышы билгеләп үтелде.

Ачылыш Коръән уку белән башланып китте. Аннан соң мөфти Әлбир хәзрәт Крганов котлау һәм нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Бинаны һәм ишегалдын төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә дә мөфти үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде. Бу чарага ата-аналар һәм бик күп балалар килде, алар өчен аниматорлар, төрле кызыклы уеннар оештырылды. Бәйрәм ахырында аларга бүләкләр дә тапшырылды.

Шунысын да әйтеп үтик, белем алу үзәгендә дәресләр хәзерге заманга яраклаштырылган җиһазлар һәм өстәлләр артында үтәчәк.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...