Диния нәзарәте XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына чакыра

Диния нәзарәте XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына чакыра

 

Диния нәзарәте 2025 елның 20-27 июлендә борынгы Болгарда палаткалар шәһәрчегендә узачак XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы уздыра. Бер атна дәвамында узачак әлеге чарада 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр катнаша ала. Форумга Россиянең төрле почмакларыннан 100 дән артык кеше килер дип көтелә. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды оештыра.

Мөселман яшьләре форумы – гади чара түгел, ул мөселман яшьләренең потенциалын ачу һәм җәмгыятькә файда китерә торган проектлар булдыру мөмкинлеге дә.

2022 елда Форум эксперимент сыйфатында концепциясен яңартты һәм хәзер Россия өммәтенең актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән яшьләр идеяләре һәм социаль проектлар генераторы форматында тулысынча расланды. Форумда катнашу өчен алдан проект әзерләргә һәм гариза биргән вакытта ук сайлап алуда катнашырга кирәк булачак. Аннан проект авторлары ике төркемгә: грант бәйгесендә катнашучыларга һәм проектларын эшләп бетерү зарурлыгы булганнарга бүленәчәк. Шушы үзенчәлекләрдән чыгып, оештыручылар һәр төркем өчен белем бирү программасын әзерләгән. Форумда катнашучыларны социаль проектларын тулысынча эшләп бетерергә һәм тормышка ашырырга өйрәтәләр. Программа кысаларында алар социаль проектлау күнекмәләрен үзләштерәләр һәм үз идеяләрен тәкъдим итә алалар. Иң яхшы проектлар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән һәм форум партнерларыннан финанс, мәгълүмати һәм консультацион ярдәм ала.

 

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...