«Ярдәм» мәчетендә абыстайлар җыелышы узды

«Ярдәм» мәчетендә абыстайлар җыелышы узды

«Ярдәм» мәчетендә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә эшләүче мәчет каршындагы курсларның мөгаллимәләре җыелышы узды. Утырыш барышында мөхтәсибәт хәзрәтләре аларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук мәчет каршындагы курсларны оештыру буенча агымдагы мәсьәләләр каралды.

Абыстайлар киңәшмәдә бер-берсе белән тәҗрибә дә уртаклашты. Мисал өчен, остазбикә Кадрия абыстай Заһидуллина, үзе сәламәтлеге чикле булуга һәм коляскада хәрәкәтләнүенә карамастан,»Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә һөнәри дини белем алып, «Ярдәм» мәчетендә ислам нигезләрен укыта. Ул инвалид шәкертләргә гыйлем бирү һәм инклюзив мөгаллимнәрнең эш үзенчәлекләре хакында сөйләде. Ә күренекле публицист Вәсилә ханым Рәхимова һәм башка абыстайлар мөгаллимлек турында үзләре чыгарган китапларын тәкъдим иттеләр.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...