Әзербайҗанда “Ибн Фадлан” фильмы Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында тәкъдим ителде

Әзербайҗанда “Ибн Фадлан” фильмы Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында тәкъдим ителде

 

Әзербайҗанда Татарстан мәдәнияте көннәрендә – Баку шәһәренә республикабыздан эшлекле сәфәр белән делегация килде. Иң истәлекле чаралар программасына “Ибн Фадлан” документаль-нәфис фильмын күрсәтү, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган “Безне туры юлдан алып бар” фотопроекты, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры куелышында “Ләйлә һәм Мәҗнүн” спектакле кертелгән.

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан төшерелгән “Ибн Фадлан” фильмы Баку шәһәрендә Россотрудничество вәкиллеге бинасында күрсәтелде.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...