Җиддәдә 2023 елда хаҗны оештыру буенча карарлар игълан ителде

Җиддәдә 2023 елда хаҗны оештыру буенча карарлар игълан ителде

Татарстан мөфтие һәм Татарстандагы “ДУМ РТ Хадж” рәсми хаҗ-операторы директоры Россиянең хаҗ миссиясе составында Согуд Гарәбстанының Хаҗ министрлыгы конференциясендә катнашты. Җыелыш 2023 елның 9-12 гыйнварында Җиддәдә төрле илләрдән мөселманнарның хаҗ сәфәрен оештыручыларны чакырып уздырылды

Конференциянең утырышы барышында Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында Россия мөселманнары өчен 2023 елгы хаҗ сезонын алып бару турында килешү имзаланды. Килешүдә 2023 елда Россия мөселманнары өчен хаҗга квота 25 мең урынны тәшкил итәчәк, дип билгеләнгән. Шулай итеп, хаҗ кылу өчен квоталар күләме пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә кайтарылды. Моннан тыш, хаҗилар өчен узган ел дөньяда санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан кертелгән барлык яшь чикләүләре бетерелде.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...