Казанда Гарәп илләреннән килгән мөхтәрәм кунаклар булып китте

Казанда Гарәп илләреннән килгән мөхтәрәм кунаклар булып китте

Татарстан Диния нәзарәтендә мөхтәрәм кунаклар булып китте. Алар – Бәхрәйн Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әхмәд Габделрахман Мәхмүд Исмәгыйль Әл Сәгати, Катарның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әхмәд Нәсыйр Әл-Тәни, Оман Солтанлыгының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Хәмүд Бин Сәлим Бин Абдалла Әл Түвәйһ, Согуд Гарәбстаны Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сәми Мөхәммәд Әс-Сәдхән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең РФдәге Илчелеге Беренче секретаре Сәгид Хәмәд Сәид Яфүр Әлгфәли.

Мөфти кунакларга Татарстанда ислам өммәте үсеше һәм республикада төрле дин тотучылар арасында тынычлык һәм татулык турында сөйләде. Илчеләр Камил хәзрәткә гарәп-ислам дөньясы, аерым алганда, Фарсы култыгы илләре белән багланышлар урнаштырудагы башлангычлары өчен рәхмәт әйтте һәм гуманитар проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә әзер булуын белдерде.

2026-09-01 (Рабигыл-әхир 1448 ел.) №9.


Ислам динендә ашау-эчү әдәбе

Мөселман кешесе үзенең барлык эш-гамәлләрен дә билгеләнгән нормалар буенча башкарырга тиеш. Әлеге нормалар Аллаһының Рәсүле галәйһиссәлам тарафыннан камил рәвештә күрсәтелгән, ә ул бернәрсәне дә сәбәпсез генә эшләмәгән.   Без теге яки бу гамәлнең хикмәтен төгәл генә белмәсәк, аңламасак та,...


Чүпрәле мөхтәсибәтендә Мунчәли укулары

Чүпрәле мөхтә-сибәтендә XIX «Мунчәли укулары» конференциясе үтте. Ул «Гореф гадәтләр – милли мирасны саклау чарасы» темасына багышлап уздырылды. Әлеге чара 2008нче елдан башлап ел саен танылган татар драматургы, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, мәрхүм Туфан Миңнуллин (1935-2012) тәкъдиме...


Сингапур һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре эшкуарлары Казанда

Нәзарәттә Сингапур, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Россия эшкуарлары Али Мирза, Леонид Красников һәм Әссан Әл Гураир шулай ук спорт топ-менеджеры Вадим Андреев белән Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты. Аларны “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе, җәмәгать...


Ни өчен мөселманнар хәләл ризык ашарга тиеш?

Хәләл ризыкны куллануның мәгънәсе нәрсәдә? Хәләл ризык ашау нинди файда китерә?   Ислам – ул Аллаһы Тәгаләнең теләгенә һәм әмеренә итәгать итү, буйсыну дигәнне аңлата. Мөселман буларак, бу дөнья тормышында безнең бердәнбер максатыбыз – кодрәтле Аллаһка буйсыну һәм Аның ризалыгына...


Пәйгамбәрне (галәйһиссәләм) яратуның әһәмияте

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Әй Мөхәммәд, әйт: “Әгәр Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез Аллаһ сезне яратыр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп Аллаһ юлына керсәгез, Ул әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле”. (3:31)   Аллаһ Тәгалә җирдәге һәм күкләрдәге барча...