Казанда Катар делегациясе булды

Казанда Катар делегациясе булды

Татарстан мөфтиятендә шәех Абдалла бин Зәйд Әл-Мәхмүд исемендәге Ислам мәдәнияте үзәге директоры Салех бин Али әл-Ахн әл-Марри җитәкчелегендәге Катар делегациясе булып китте. Катар делегациясен Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Ул Татарстан Диния Нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү, нәшрият эшчәнлеге, мәгърифәтчелек һәм белем бирү өлкәсендәге соңгы казанышлары һәм проектлары турында сөйләп узды. Әңгәмә барышында ислам мәдәниятен һәм мәгарифен үстерү буенча хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында да фикер алыштылар.

Нәзарәттә булу барышында Катар делегациясе “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә дә кереп чыкты. Кунаклар уку йортының яңартылган тарихи бинасын карады, уку-укыту гамәлгә ашырыла торган шартлар белән танышты – уку сыйныфларын, кабинетларны, китапханәне, музейны карадылар, шәкертләр белән очрашырга да өлгерделәр.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...