Новокузнецк музеенда “Ватаныбыз геройлары” күргәзмәсе

Новокузнецк музеенда “Ватаныбыз геройлары” күргәзмәсе

Новокузнецк музеенда “Ватаныбыз геройлары” күргәзмәсе

Новокузнецк шәһәренең краевед музеенда “Ватан геройлары” күргәзмәсе булып узды. Бу күргәзмәдә шушы төбәктә яшәгән Мөхәмитдянов Минкасыйм Низаметдин улына да аерым игътибар бирелгән. Ул Совет армиясенең олы сержанты, Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм Дан орденының тулы кавалеры буларак күргәзмәдә аерым урын алып тора.

Бу күргәзмәне Кузбасс Диния мөселманнары нәзарәтенең “Чулпан” мәчете имам хатыйбы Әнвәр хәзрәт Аширов һәм геройның улы Мөхәмитдянов Раиль Минкасыйм әфәнде дә зиярат итте. Геройның улы әтисенең өч Дан орденын музейга тапшырды.

Бу күргәзмәдә бары тик чын бүләкләр, кораллар һәм төрле тарихи чорлардагы документлар гына тәкъдим ителгән. Күргәзмә буенча экскурсияне фәннәр музее мөдиренең урынбасары Петр Лизогуб үткәрде.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...