Казанның актив мөслимәләре өчен Корбан ашы узды

Казанның актив мөслимәләре өчен Корбан ашы узды

Казанның актив мөслимәләре өчен Корбан ашы узды

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә бинасында Казан шәһәренең актив мөслимәләре Корбан ашына җыелды. Олуг Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылган мәҗлескә танылган шәхесләр, җәмәгать эшлеклеләре, эшкуарлар, абыстайлар, остазбикәләр, мөгаллимәләр, мөселман табибәләре һ.б. чакырылды. Әлеге чара Татарстан Мөслимәләр берлеге һәм Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге тарафыннан үткәрелде.

Мәҗлес Коръән аятьләре уку һәм дога кылу белән башланды. Казан шәһәре “Гадел” мәчете мөгаллимәсе Фирүзә абыстай Әхмәтшина Коръән укыды һәм ислам динендә корбан чалу йоласы барлыкка килү, Исмәгыйль галәйһиссәлам кыйссасы хакында вәгазь сөйләде. Аннары чакырылган кунаклар мөнәҗәтләр башкардылар, абыстайлар эш тәҗрибәләре белән бүлештеләр, аерым алганда мәхәлләләрдә халыкка һәм яшь буынга ислам дине кыйммәтләрен җиткерү, Коръән нигезләрен өйрәтү һ.б. эшчәнлек юнәлешләре белән уртаклаштылар. Мәҗлестә төрле яшьтәге 50гә якын хатын-кыз катнашты.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...