Апанай мәдрәсәсендә 400 кешегә сертификатлар тапшырылды

Апанай мәдрәсәсендә 400 кешегә сертификатлар тапшырылды

Апанай мәдрәсәсендә 400 кешегә сертификатлар тапшырылды

Казанда Апанай мәдрәсәсендә, дистанцион рәвештә белем алып, Коръәнне дөрес укырга өйрәнүчеләргә сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Бу чарада Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 400 укучы катнашты. Апанай мәдрәсендә Коръәнне дөрес укырга өйрәтә торган курслар татар, рус, үзбәк һәм таҗик телләрендә оештырылган иде. Бүген исә сертификатлар татар телле шәкертләргә тапшырылды.

 

Әлеге тантанада шәрәфле кунаклар, Казан ислам университеты каршындагы Коръән хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, мөгаллимәләр һәм башка күренекле шәхесләр катнашты.

Мәдрәсәдә дистанцион дәресләр ике ел рәттән алып барыла, ул дин кардәшләргә Коръәнне дөрес уку күнекмәләрен үзләштерү мөмкинлеге бирә. Әлеге тантанага килгән кунаклар шәкертләрнең уңышларына шатлануларын белдерделәр һәм өммәткә хезмәт итүдә уңышлар теләделәр.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...