Мәскәү мөселманнары Корбан гаетендә

Мәскәү мөселманнары Корбан гаетендә

Мәскәү мөселманнары Корбан гаетендә

Иртә таңнан ук мөселманнар җәмәгать белән бәйрәм намазын уку өчен башкаланың иң зур стадионына – “Сокольники” ял итү һәм мәдәният паркына җыелдылар.

 

Шул ук вакытта киләчәктә Коммунаркада булачак динара рухи сәнгать һәм мәгърифәт үзәге җирлегендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов онлайн-эфирда Корбан бәйрәменә багышланган вәгазь сөйләде.

Рәсәй Президентының котлау хаты укылды. Шулай ук мөселманнрны башка зур дәрәҗәле дәүләт эшлеклеләре котлады.

Шул ук вакытта мөфтиятнең мәдрәсә бинасында да бәйрәм намазы һәм вәгазь укылды.

Дини чара гадәттәгечә Коръән уку белән башланып китте. Бәйрәм хөтбәсен Рәсәйнең Дини мөселманнар җыены мөфти ярдәмчесе Илнур хәзрәт Гайнетдинов укыды һәм мөбарәк Корбан бәйрәме белән котлады, намазга җыелучыларга җитәкчеләрнең котлау сүзләрен җиткерде. Шулай ук волонтерларны һәм бу чараны оештыруда ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт сүзләрен ирештерде.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...