Изге Болгар җыенында халык тәүбә кылды һәм Фәләстыйн өчен дога укыды

Изге Болгар җыенында халык тәүбә кылды һәм Фәләстыйн өчен дога укыды

Изге Болгар җыенында халык тәүбә кылды һәм Фәләстыйн өчен дога укыды

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителү уңаеннан, Шәһре Болгарда зурлап, Татарстан мөселманнары тормышындагы төп вакыйгаларның берсе – Изге Болгар җыены үткәрелде. Җыен “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2024 ХV Халыкара икътисади форумы мәдәни программасын тәмамлады.

 

Болгар җыенында Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе төбәкләреннән делегатлар, Россия мөфтиятләре, дини оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдән мөселман җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: быел Татарстан Диния Нәзарәте җыенның дини өлешен көчәйтеп җибәрде. Җәмәгать белән тәүбә кылу тәүге мәртәбә Изге Болгар җыенының төп өлеше булды һәм киләчәктә әлеге мөселман форумын уздыруның төп максатына әйләнер дип ниятләнә.

“Тәүбә” чарасын Кече манара янында күп еллар дәвамында оештыручы, Россиянең Үзәк өлеше мөфтияте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин алып барды. Баш мөфти үгет-нәсыйхәтләрдән соң мөселманнарга ихластан тәүбә кылырга һәм Аллаһтан гөнаһларын гафу итүне сорап дога кылырга чакырып мөрәҗәгать итте. Тәүбә кылу һәм истигъфарның зарурлыгын изге Коръән аятьләренә һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ хәдисләренә таянып бәян итте.

“Тәүбә” чарасыннан соң Истәлек билгесе каршындагы мәйданда Изге Болгар җыенының рәсми ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев, шулай ук башка күренекле мөселман дин эшлеклеләре, Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл катнашты һәм башкалар үзләренең сәламләү сүзләрен җиткерде.

Чара борынгы Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы белән дәвам итте. Дин кардәшләребез Җәмигъ мәчете хәрәбәләрендә, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә ияреп, өйлә намазын укыды.

Быел бу җыенның тагын бер бизәге һәм яңалыгы булып гаиләле парлар арасында хаҗга 6 юллама уйнатылды.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...