Сугыш чоры балалары
22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27 миллионлап кешесен югалта.
Еллар үткән саен сугышта катнашкан ветераннар гына түгел, хәтта аның ачысын татыган сугыш чоры балаларының да саны кими бара. шуны исәпкә алып, моннан берничә ел элек “Сугыш чоры балалары” проектын гамәлгә куйдык һәм өлкәбезнең татар авылларында яшәүче шушы чор балалары турында системалы рәвештә яза киләбез. бүгенгесен мин туган авылым Грибанга багышларга булдым. Проект геройлары итеп алынган дистәгә якын авылдашым белән бик теләп очраштык, рәхәтләнеп аралаштык. аларның һәркайсын яхшы беләм кебек тоела иде миңа, әмма тормыш катлаулы нәрсә, һәркемнең үз язмышы һәм гомере буена саклап йөрткән үз хәтерхатирәләре бар икән.
Ач килеш эшләдек
Яшүсмер чагы сугыш вакытына туры килгән авылдашым Нәсимә апа Абдулловага да тормышның ачысын-төчесен байтак татырга туры килә. Сугыш башланганда аңа 15 яшь була инде. бигрәк коточкыч заманга туры килә аның яшьлеге. берәү дә теләмәс иде бу елларны. Күпләр әтисез кала, абыйларсыз, якын кешеләрсез.
– Без әтиебезне һәм абыебыз Сафаны күпме күз яшьләре түгеп сугышка озаттык. Әниебез алты баласын ач итмәстән, алабута ипиләре, басулардан черек бәрәңгеләр җыеп, аннан кәлҗемә ясап пешереп ашата иде. Без гел сугыш бетәр, әти, абый кайтыр дигән өмет белән яшәдек. Әти кайтты, ә менә Сафа яу кырында мәңгегә ятып калды.
Ул вакытта аяк киеме юк, чабатадан йөрде халык, өскә кияргә дә икеөч кешегә бер кием иде. Җиңүне якынайтыр өчен күп эшләдек, күп тир түктек: урак тотып басуга чыктык, кара җиргә иелеп, коелган бөртекләрне җыеп, эссе кояш астында йөрдек. Ач килеш көнне төнгә ялгап эшләп, саулыксыз да калдык, – ди Нәсимә апа.
Сугыштан соңгы елларда да бик читен була, ләкин соңрак хәлләр бераз җайлана башлый. Нәсимә апа 33 ел дәвамында колхозда савымчы булып эшли, учетчы да була. Соңгы унике ел хат ташучы булып эшли. Элемтә бүлеге күрше Камка авылында урнашканга, шунда җәяү барып, бихисап күп корреспонденцияне җилкәсенә асып китерә, авылдашларына газета, хатлар тарата. Ул гомере буе кияүгә чыкмаган, шуңа да карт көнендә иң якын кешесе – социаль хезмәткәр Рауза Сөннәтова. – Аллаһыга шөкер, Раузам бар, якынча егерме ел инде багып-күреп тора үземне, Ходайның рәхмәте яусын, аяк-куллары сызлаусыз булсын. Хәзер тормышларыбыз җәннәт, пенсияне өйгә үк китереп бирәләр. Дөньяларыбыз тыныч булсын, бүтән мондый сугышлар, ачлык-ялангачлык вакытлары кабатланмасын иде, – ди сабыр әби.
Кычыткан да юк иде
Тугызынчы дистәсен тутырып килүче тагын бер грибанлы сугыш чоры баласы Алия апа Абдуллина ул кадәр күпне хәтерләмәсә дә, бу еллар аның да тормышында тирән яралар калдырган. биш балалы гаиләдә ул бердәнбер кыз була. Сугыш башлануның беренче көннәрендә үк әтисен фронтка озаталар, берәр елдан ул яраланып өйгә кайта. Ә бер-бер артлы сугышка киткән ике туганы Сафа белән исхакка туган якларына кайтырга насыйп булмый, аларның икесе дә дошманга каршы көрәштә батырларча һәлак була.
– Ул вакытта ашарга аш юк иде халыкка – черек бәрәңге белән кычыткан ашадык, хәтта аларын табу да зур кыенлыклар тудыра иде. Өйләрне ягарга утын юк, салкын өйләрдә утыра иде күпләр. Сугыш беткәч, ашлык үстерә башладылар, аны тегермәндә тартып, әниләребез ипи пешерде. Хәзер, Аллаһыга шөкер, тамак тук, нәрсә кирәк – шул бар, саулыкларыбыз гына чәлпәрәмә килде, – дип искә алды ул елларны авыр сулап Алия апа. Үсеп буйга җиткәч, алар авылдашы Халилулла белән гаилә корып җибәрәләр, кызлары Рауза туа, тик озакламый гаилә башлыгын армиягә алалар, Ватан каршындагы бурычын үтәп, өч елдан соң гына гаиләсе янына кайта. Ул елларга хас булганча, икесе дә җиң сызганып кохозда эшли. Биш балаларына тиешле тәрбия биреп, олы тормышка чыгаралар. Тик тигез картаерга гына насыйп булмый үзләренә, Халилулла абый бу дөньяны иртә ташлый. Ә соңгарак язмыш Алия апага тагын да зуррак сынау җибәрә – бербер артлы ике улы – Халит белән Абдулланы мәңгелеккә озата. Ана кешегә баласын югалту иң зур хәсрәт, әмма сугыш елларын, аннан соңгы авырлыкларны кичерә алган анага Ходай Тәгалә сабырлыгын, түземлеген бирә.
Бүген Алия апа үз йортында тыныч картлык кичерә. Һәр туган көнгә сөенеп, Ходайдан дөньяларга тынычлык, аяз күк йөзе сорап, сугыш афәте бүтән кабатланмасын дип, хәтем-догада тора.
Әтисез үткән гомер
Балачагы сугыш томанына чорналган, ачлы-туклы елларга туры килгән Хадичә апа Мәсумова бу коточкыч чорны төгәл хәтерләмәсә дә, авырлыкны байтак татыган, кече яшьтән эшкә җигелгән, җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән.
– Сугыш башланганны әти-әниләр әйткәндер инде. Аның никадәр коточкыч булуын, болай озакка сузыласын без түгел, үзләре дә аңламаганнардыр. 1906 елгы әтием Каюм Шакеров сугышта үлде, әни өч бала һәм каенсеңеле Зәйнәп белән калды. Әтисез тормышны алып барырга бик кыен иде, әнигә аеруча авыр булды, бик зур җәфа күрде мескенем, күп эшләде – пекарняда да, Мәскәүгә барып та хезмәт итте. Ул бик тырыш, көчле рухлы иде, аның ярдәме белән генә без исән калдык.
Югалып калмаска тырыштык инде, бик күпне аңлап та бетермәгәнбездер. Сугыш башлану халыкка бик начар тәэсир итте. Бар кешедә ачлык иде, кияргә җүнләп кием дә булмады. Алабута, башка төрле үләннәр, черек бәрәңгедән пешерелгән ашлар төп ризыкка әйләнде. Әниләр көнне төнгә ялгап, “Барысы да Җиңү өчен!” – дип эшләделәр, иген үстерделәр. Яшь идем, ул чакта алай авыр булганы бик исемдә дә түгел, яшьлек белән генә бу авырлыкларны жиңгәндербез, – дип искә алды Хадичә апа сугыш чорларын.
21 яшендә ул тормышын ятимлектә үскән авылдашы Фатех белән бәйли, бергәләшеп алты бала тәрбияләп үстерәләр, җиң сызганып колхозда эшлиләр. Хадичә апа чөгендердә эшләү буенча гел алдынгылар сафында була. Фатех абый да җирле хуҗалыкта хезмәт итә, соңгы көненә кадәр авыл азанчысы вазифасын башкара. Башкаларга үрнәк булырлык тормышта алар 60 ел парлы гомер итәләр. Яшәү дәверендә адәм баласы ниләр генә күрми! Хадичә апаны да язмыш төрле яклап сыный. Ни генә булса да Ходайдан илгә-көнгә тынычлык сорап, изге догаларын укып гомер кичерә ул. Авылдашлары да аны хөрмәт итәләр, яраталар. Ә яшь буынга теләге бер аның: «Бәхетле булсыннар, сугышлар беркайчан да булмасын, без күргән авырлыкларны күрергә язмасын».
Күргәнегезчә, бүгенге язма геройларының бала чаклары булмаган диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: «Сугышлар кабатланмасын». Һәркайсына исәнлек-саулык теләп, “шулай булсын иде” дип мин дә кушылам һәм үземне якын кешеләре кебек кабул иткән, күз яшьләре белән балачак хатирәләрен яңарткан, язмышлары белән уртаклашкан өчен аерым рәхмәтемне белдерәм.
Кушма сәхифәне Румия Хамзина әзерләде. “Туган як” газетасы Түбән Новгород өлкәсе. tatar-congress сайтыннан кыскартылып алынды.