Җиңеләйтегез, катлауландырмагыз

Җиңеләйтегез, катлауландырмагыз

Җиңеләйтегез, катлауландырмагыз

Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә безгә Ислам динен җиңел дин итеп һәм олуг нигъмәт итеп бирде. Бу сүзләргә дәлил буларак Коръән Кәримнән аятьләр һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәләм хәдисләрен китерә алабыз. Аллаһ Тәгалә әйтә: “...Аллаһ сезгә җиңеллек тели, һәм сезгә читенлек теләми”. (2-185). «..һәм Ул сезгә диндә бернинди читенлекләр бар кылмады”.

 

Пәйгамбәребез галәйһиссә-ләмнең хәдисендә килә: “Дөреслектә, бу дин җиңел...”. Шулай ук икенче хәдистә риваять ителә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: “Җиңеләйтегез һәм катлауландырмагыз, шатландырыгыз һәм нәфрәт тудырмагыз, кире какмагыз”. Моннан күренгәнчә, Аллаһ Тәгалә шәригатьтә кешеләргә авырлыклар теләми, киресенчә, бары тик җиңеллек кенә тели. Әгәр гыйбадәт кылуда киртәләр барлыкка килә икән һәм гыйбадәт кылу авырлашкан очракта, Аллаһ Тәгалә аларны җиңеләйтә яисә колын бу вазифадан бөтенләй азат итә. Димәк бу Аллаһның коллары өчен Үзенең риазлыгына китерүче юлны җиңеләйтүен белдерә, шуңа күрә дә шәригать хөкемнәре гади һәм мәшәкатьләр тудырмый. Җиңеллек һәм җиңеләйтү Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең сөннәтеннән, һәм шулай ук Ислам дине галәмәтләре һәм нигезе булып тора. Бу нигез Аллаһка гыйбадәт кылуда һәм шулай ук тормышны тәртипкә салудагы хокукларда күренә. Җиңеллек һәм җиңеләйтү милектәге мөнәсәбәтләргә, дәгъватка, дингә өйрәтүгә дә кагыла. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә безнең хәлебездән килгән кадәрен генә һәм безнең үзебезгә файда китерүче вазифаларны гына йөкләде. Намаз, тәһәрәт, ураза кешенең сәламәтлегенә файда китерә, бер-беребезгә ярдәм итү, яхшы мөгамәләдә булу җәмгыятьне сәламәтләндерә, кешеләр арасындагы усаллыкны һәм көнчелекне бетерә.

Кызганычка каршы бүген кешеләр Аллаһ Тәгалә йөкләгән вазифаларда җиңеллекне һәм файданы күрмиләр, ә Аллаһның әмерләрен билгеле бер авырлык итеп карыйлар. Шуңа күрә дә Коръәндә әйтелгән: “Сабырлык һәм намаз белән ярдәм сорагыз (Ул теләкләрегезне үтәр). Һичшиксез, ул - (сабырлык һәм намаз белән ярдәм сорау) бик олуг эш, Аллаһ Тәгаләгә түбәнчелекле булмаган кешеләрдән кала. Ул түбәнчелек иясе булган кешеләр Ахирәттә Раббыларын очратуга һәм Аңа кайтачакларына шиксез ышаналар”. (2:45-46). Әгәр кеше Раббысының хокукларын үзендә булган барча нигмәтләр Аллаһның рәхмәте белән килгәнен танымаса, бөтен әмерләр дә аның өчен авыр йөк булып тоелыр һәм гаделсезлек кебек күренер. Хаклыкны аңламау һәм кабул итмәү, Аллаһның хакларын танымау кешеләрнең өстенә авыр йөк булып ята, аларны читен хәлдә калдыра, тормышларын кыенлаштыра. Бүгенге көндәге аңлашылмаучанлык, дошманлык һәм сабырсызлык кешеләр арасындагы мөнәсәбәткә кереп урнашкан, хәтта бер-берсен ишетергә дә теләмиләр. Бүген кешеләр үзләре бер-берсен ишетмәслек итеп һәм йөрәкләренә барып җитмәслек итеп киртәләр коралар. Әгәр Аллаһ безгә хаклыкны бүләк иткән икән, без беренчеләрдән булып аларга карата сабыр булырга тиеш. Без күп кенә мәсьәләләрне чишә алмыйбыз икән, кешеләр арасында гармония урнаштыра алмыйбыз икән, димәк безгә игелекле булу, сабырлык җитми, фикерләп карамыйбыз һәм диндәге җиңеллек ысулларын күрсәтмибез. Аллаһ Тәгалә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне сурәтләп әйтте: “Әй кешеләр, дөреслектә, сезгә арагыздан илче килде. Аллаһка карышуыгыз аның өчен авыр, сезнең иман килүегез өчен бик тырышучы, мөэминнәргә шәфкатьле”. (9-128).

Ибен Кәсир (Аллаһның рәхмәтендә булсын) “Аллаһка карышуыгыз аның өчен авыр” сүзен аңлатып әйтте: “ул кабиләсен авыр хәлгә куйган һәм кәбиләсе өчен авыр булган нәрсәләрне авыр кичерә”. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзе әдәплелеккә һәм җиңеллеккә таянган һәм сәхәбәләрне дә шуңа өйрәткән. Ул болай дигән: “Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә мине катлауландыручы итеп җибәрмәде, әмма Ул мине өйрәтүче һәм җиңеләйтүче итеп җибәрде”. Ягъни Аллаһ Пәйгамбәребезне кешеләргә авыр вазифалар йөкләп, аларның хаталарын эзләп, аларның тормышын катлауландыру өчен иңдермәде. Ул аны динне аңлатып бирсен һәм җиңеләйтсен өчен иңдерде. Шуңа күрә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Җиңеләйтегез һәм катлауландырмагыз, шатландырыгыз һәм нәфрәт тудырмагыз, кире какмагыз”.

 

Фәрхәт Мифтахетдинов

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...