Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.

 

Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә:

Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән: “Аллаһ бәрәкәт бирәм дигән кешесен динне аңлауга ирештерер” (әл-Бохари, Мөслим).

Динне аңлау – гыйбадәт кылу нигезләрен: ни өчен без бары тик Аңа гына гыйбадәт кылырга, Аның күрсәтмәләрен үтәргә тиеш икәнлегебезне, Аллаһ Тәгаләнең бәндәләрне ни өчен яратканын, бу дөньяда безнең ни өчен яшәвебезне аңлау ул. Нәрсәне дә булса аңлау өчен, әлбәттә, аның турындагы белемнәргә, гыйлемгә ия булырга кирәк. Гыйлемнән башка без Аллаһ Тәгалә хак мөселманнарга вәгъдә иткәннәрнең меңнән берен дә аңлый алмыйбыз.

Аллаһ Тәгалә болай дигән: “Аллаһ Тәгалә затында вә сыйфатында мәхлуктан бөек булды, Ул һәрнәрсәгә хаклык белән хуҗа булды, Җәбраил вәхийне укып тәмам итмәстән элек, онытырмын дип укырга ашыкма. Ягъни, фәрештә укыганда аның белән бергә укыма, бәлки тыңлап тор. Дәхи Раббым белемемне арттыр диген!”. (Коръән. 20:114).

Без гыйлемгә омтылырга тиешбез. Мөхәммәд Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:

“Ике (сыйфатка) (ия булган) кешеләрдән тыш, башка беркемнән дә көнләшмә. Ул кешеләрнең берсе – Аллаһ аңа байлык биреп, ул аны берни калдырмыйча тиешенчә тотып бетерә белгән кеше; икенчесе – Аллаһ аңа зирәклек биреп, ул (шул зирәклек) нигезендә хөкем кыла белгән һәм аны (башкаларга) тапшыра алган кеше” (хәдисне Мәсгуд (радыйаллаһу ганһу), әл-Бохари, Мөслим тапшырганнар).

Мөхәммәд Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) гыйлем эстәгән вакытта безгә тырыш һәм эзлекле булырга кушкан. Кешенең белем туплавы туганнан башлап аның вафатына кадәр дәвам итә. Кыска гына шул вакытта без файдалы белемнәрне мөмкин кадәр күбрәк алып калырга тырышырга тиешбез. Ул белемнәрнең нәкъ менә файдалыларын, чөнки, бер файдасыз, бер мәгънәсез, кирәксез, ә кайвакытта зыянлы да булган белемнәр бик күп. Бүгенге көндә теләсә нинди мәгълүматны табып алу – бик җиңел. Ләкин, әлбәттә, бу аны, өйрәнергә, үзләштерергә кирәк дигәнне һич кенә дә аңлатмый әле. Бер мәгънәсез ялган фәннәр, наркотиклар, исерткеч һәм миңгерәтүче матдәләр, корал әзерләү турындагы мәгълүмат – файдасыз гына түгел, ә зыянлы да, ә алар турында белемнәр туплау – гөнаһ.

Бу вакытта иң куркынычы – андый мәгълүматны безнең балаларыбыз да ала алалар. Шуңа күрә дә, һәр ата-ананың бурычы – кечкенә вакыттан ук балаларына дөрес тәрбия бирү, мәҗбүр итмичә, дингә тискәре караш формалаштырмыйча, аларны кирәкле, файдалы белемнәр генә биреп үстерү. Бу вакытта балалар белән йомшак мөгамәлә кылырга, үгет-нәсихәтләр белән, һәм дә, әлбәттә, үзеңнең шәхси үрнәгең белән эш итәргә кирәк. Безнең балаларыбызның беренче укытучылары – без үзебез. Без аларны намаз укырга, гыйбадәтнең башка төрләренә өйрәтергә, алар белән бергә Коръән укырга тиешбез. Белем бер буыннан икенчесенә тапшырылып барырга тиеш.

Гыйлемнәргә өйрәткән вакытта һәрбер укучының үз остазы булуы мөһим. Кабатлап әйтәм: белем тапшырылып барырга тиеш. Остаздан – укучысына. Һәм дә шулай бер өзлексез, Мөхәммәд Пәйгамбәрдән (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) алып – Кыямәт көненә кадәр. Гыйлемгә ия кешенең өстенлекләре турында Коръәндә дә күп әйтелгән, бу турыдагы хәдисләр дә җитәрлек.

Бүгенге көндә белем алам дигән кешегә мөмкинлекләр күп. Республикада берничә мәдрәсә эшләп килә. Һәм бер Казанда гына да түгел. Кешеләр белем алу өчен үз өйләреннән меңнәрчә чакрым ераклыкка китеп, аның өчен күп вакытларын сарыф иткән заманнар да бар иде. Бүгенге вакытта өеңнән чыкмый гына лекцияләр, вәгазьләр тыңларга, өйрәтүче видеолар карарга мөмкинлек бар. Шунысын кабатлап әйтәсе килә, үзегез тыңлаган, караганыгызның чыганагын тикшерегез, яхшы материал булса, якыннарыгызга тәкъдим итегез. Әгәр дә үзегез белмәсәгез, белгән кешеләрдән сорагыз. Барысын да белеп бетерү мөмкин түгел. Сораганның ояты юк. Белмәү гаеп түгел, ә белергә теләмәү гаеп.

Белем алу – бары тик мәктәп партасы, кырыс укытучы һәм камчы белән укыту, дип тә уйларга кирәкми. Белемне без уку йортларында гына алмыйбыз. Без мәчеттәге вәгазьләрдән, мөселман кардәшләребез, мөселман илләреннән килгән кунаклар белән аралашулардан да белемнәргә байыйбыз. Белем алу – авырлык түгел. Ә Аллаһның безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебене танып белү өчен биргән нигъмәте.

 

Камиль хәзрәт Сәмигуллин

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...