Хабаровск татарлары “Татарча диктант” чарасында катнашты

Хабаровск татарлары “Татарча диктант” чарасында катнашты

Хабаровск татарлары “Татарча диктант” чарасында катнашты

Хабаровск шәһәрендә елда үткәрелә торган – бөтендөнья татарча диктант язу чарасы үткәрелде. Бу чара төрле яшьтәге һәм белеме ягыннан төрле дәрәҗәдәге кешеләрне бергә җыйды.

 

Һәркем үзенең туган телен никадәр дәрәҗәдә белүен һәм булган белемнәрен тикшереп карау нияте белән килгән иде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый очрашулар һичшиксез, татар мәдәнияте һәм теле аша бердәмләшү, бергә җыелып фикер алышу өчен бик күркәм сәбәп. Әлеге чарада катнашучыларның күбесе милләтләренә, дингә һәм мәдәнияткә карата хөрмәт йөзеннән милли киемнәрдән, түбәтәйләр киеп, хатын-кызлар исә милли яулыклар бәйләп килгәннәр.

Тагын бер игътибарга лаеклы күренеш, ул бөтендөньяда билгеле булган мәшһүр “Әс-Сәлам” газетының да бу диктантта катнашуы аеруча үзенчәлекле булды. Газетыбызның Ерак Көнчыгыштагы вәкиле Шехсәидов Хәмзәт Алим улы да булып китте.

Диктант язу чарасы бергәләшеп фотога төшү, чәйләр эчү, Коръән уку, бөтен дөньяга иминлек һәм тынычлык теләп дога кылу белән тәмамланды.

 

Билалетдинов Салават

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


СОРАУ-ҖАВАП

АКТУАЛЬ СОРАУЛАРГА ХӘНӘФИ МӘЗҺӘБЕ БУЕНЧА ҖАВАПЛАР     Ахшам намазының ике рәкәгать сөннәте әүүәбин намазының бер өлеше саналамы? Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдис-ләрендә ахшам намазыннан соң укыла торган алты рәкәгать намаз искә алына. Бу намазның саваплары турында төрле чыганакларда...


Ислам – гакыл дине

Безнең динебез вәгазьләргә нигезләнә. Дин үгет-нәсыйхәт белән ныгый. Нык дин булган җирләр – нәсыйхәтләр, вәгазьләр белән тулы урын. Бу хакыйкатьне Аллаһыбыз Рәсүле галәйһиссәлам болай аңлата: “Дин – үгет-нәсыйхәт ул”, һәм бу сүзләрне өч тапкыр кабатлый.   Ислам...


Авыруның хәлен белү – саваплы гамәл

— Бишенче номер... Усама Мәлик... Нәрсә?! Усама да бүген юкмы?... Аның ни өчен килмәгәнен берәрсе беләме?   — Юк, укытучы! Рабига һаным югалган малай турында сораган арада, директор бүлмәсеннән хат китерделәр, анда соңгы өч көндә Усама авырый, диелгән иде.  — Бу...


Иң бай сәхабәләрнең берсе - Габдерахман ибн Ауф тәрҗемәи хәле

Габдерахман ибн Ауфның тарихы (Аллаһы аңардан разый булсын) аның бизнес-стратегиясен ача, ул үзенең тырышлыгы белән гаять зур байлыкка ирешә.    Габдеррахман ибн Ауф ислам динен кабул иткән иң беренче мөселманнарның берсе була. Ул үзе исән вакытта ук җәннәт белән шатландырылган ун...


Исламда байлык һәм хәерчелек турында

Бервакыт Гайсә пәйгамбәр янына бер бай килеп мондый сорау биргән: “Син Аллаһының илчесе бит, зур гыйлем иясе, миңа тормыш мәгънәсен аңлат әле. Менә ничә ел яшим, бар нәрсәм дә бар, әмма яшәвемнең тәме юк”.   Гайсә галәйһиссәлам аңа: “Булганына шөкер итеп яшә”,- дип...