Имам Раббани Ислам дине тарихында зур эз калдырган галим

Нәкшбәндия тарикаты шәехе Әхмәд Фаруки әс-Сирхинди, күп очракта “Имам Раббани” буларак мәшһүр булган галим. Ислам диненә керткән хезмәтләре сәбәпле аны (Мүҗәддид әлфи сәни), ягъни «икенче меңъеллыкны яңартучы» дип атаганнар.
Имам Раббани 1564-1624 елларда, Бөек Могол дәүләте хакимлеге астында булган чорда, ә хәзерге вакытта Һиндстан җирлегендәге Сирхинд шәһәрендә туа. Аны Фарук дип атыйлар, чөнки аның нәсел шәҗәрәсе шундый ук “Фарук” күньясе (кушаматы) булган сәхабә, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам вафатыннан соң икенче хәлиф булып торган Гомәр ибн әл-Хәттабка (Аллаһ аңардан разый булсын) килеп тоташа.
Имам Раббани атасыннан һәм Мәүләнә Кәмәл Кәшмири, Шәех Якуб Кәшмири, Бәхлүл Бәдәхшәни кебек башка галимнәрдән яхшы дини гыйлем ала. Ул тәфсир (Коръән тәфсире), хәдисләр, ислам хокукы, тәсаввуф кебек фәннәрне өйрәнә. 20 яшендә имам Раббани Һиндстанда Нәкшбәндия тарикатын (юлын) тараткан суфи шәех Хаҗи Баки би-Лләһнең шәкерте була. Аңарда укуын тәмамлап, ул остазының хәлифәсе (вәкиле) дәрәҗәсенә ирешә һәм укучыларны укыту хокукына ия була.
Тиздән Имам Раббани Һиндстанның иң абруйлы суфи шәехе була, аның шәкертләренең саны бихисап, шул исәптән дәүләтнең иң югары дәрәҗәле затлары арасында да укучылары булган. Император Әкбәр тарафыннан индуизм, ислам, христианлык һәм башка диннәрнең кайбер элементларын берләштерү омтылышында барлыкка китерелгән синкретик дини доктрина нәкъ менә аның йогынтысы аркасында популяр булып таралып китә алмаган дип санала. Имам Раббани аның таралуына каршы төрлечә көрәшә, түрәләр арасыннан үз шәкертләренә, шулай ук императорның үзенә хатлар яза.
Соңрак, Әкбәрнең улы Җиһангир идарә иткән чорда, Әхмәт Сирхинди көрәшен дәвам итә. Ул аны әтисе сайлаган көферлеккә китерүче юлны төзәтергә күндерә. Әмма Җиһангиргә килеп шикаять кылалар, ул дәүләткә куркыныч тудыруы ихтимал дип фаразлап, төрле сүзләр ирештерәләр, чөнки аның артыннан баручылар саны көннән-көн арта бара, ә бу исә кайбер түрәләргә ошамый. Җиһангир ишетелгән хәбәрләргә колак салып Имам Раббанины төрмәгә ябарга әмер бирә. Бу хәл 1618 елда була. Гәрчә бер елдан соң аны азат итсәләр дә, берничә елдан соң, 1622 елда, имам Раббани яңадан зинданга эләгә. Ахыр чиктә, берничә елдан соң император аны азат итә һәм хәтта үзенең хөрмәт итүен белдерә. Тикшеренүчеләр фикеренчә, Әхмәт Сирхиндиның тырышлыгы уңыш белән тәмамланды, чөнки Җиһангир галим тәнкыйтьләгән сәясәтне үзгәртә башлады.
Имам Раббаниның берничә хезмәте иҗат ителгән, әмма аның иң танылган хезмәте - «Мәктүбәт» (Хатлар) була – аның төрле вакытта төрле кешеләргә язган хатларының өч томлык җыентыгы.
Имам Раббаниның төп фикере суфичылыкка юнәлгән. Ләкин ул үзенең хатларында шәригатьтән башка суфичылыкны аңлау мөмкин түгел дип белдерә һәм беренче чиратта шәригатькә иярергә өйрәтә. Галим бу дөньяда һәм киләчәк тормышта кешене югары күтәрәчәк тыйнаклыкның нәрсә икәнен аңлата, шулай ук котылу юлы бары тик сөнниләр юнәлешенә ияреп кенә мөмкин, дип яза. Ул үз укучыларын гыйлем алырга өйрәтә һәм фанатизмга каршы көрәшкә зур әһәмият бирә һәм наданнардан бернәрсәгә дә өйрәнергә ярамый, дип әйтә. Имам Раббани билгеләп үткәнчә, беренче чиратта динне төзәтергә (гакыйдә), ә алга таба ислам хокукын (Фикһ) өйрәнергә кирәк. Моннан тыш, ул үзенең хезмәтләрендә Аллаһның барлыгын, аның берлеген, аның сыйфатларын аңлата, шулай ук дин, Коръән әхлагы, ихласлык (ихлас), шайтан һәм нәфес белән көрәш (эго), пәйгамбәрләргә һәм дүрт хәлифәгә иярү кирәклеге турында яза.
Бөек Шәех дистәләгән укучы әзерли, аларны Һиндстанның төрле өлешләренә кешеләргә үгет-нәсыйхәт бирү өчен җибәрә. Ул суфичылык терминологиясен яңа төшенчәләр белән тулыландырып киңәйтә. Аны «исламның икенче меңьеллыгын яңартучы» (мөҗәддид әлф-и сәни) дип атыйлар, кайберәүләр аны шулай ук мөҗтәхид дип тә саныйлар (дин һәм мөселман хокукының мөһим мәсьәләләре буенча фәтва чыгару сәләте һәм хокукы булган югары дәрәҗәле хокук белгече – искәрмә).
Имам Раббани туган авылы Сирхиндтә 1624 елда 60 яшендә вафат була. Аның равзайи Шәриф дип йөртелә торган каберенә бик күпләр килә. Инде 300 елдан артык биредә әлеге галимнең урса (галимнең үлгән елы) бәйрәмнәре үткәрелә, анда Һиндстан, Пакыстан, Әфганстан, Индонезия, Бангладеш һәм башка мөселман илләреннән зиярат итәргә киләләр.