Җир тетрәүдән соң балаларның гаҗәеп котылу мизгелләре

Җир тетрәүдән соң балаларның гаҗәеп котылу мизгелләре

Төркиядә һәм Сүриядә хәрабәләр астында калган кешеләрне эзләү һәм аларны өемнәр арасыннан табылган кешене күз яшьләре, Аллаһны олылау сүзләре белән шөкер итеп каршылыйлар. Иң тетрәндергеч һәм искитмәле булганы – балаларның исән чыгу тарихларын интернет челтәрләрендә күп күрергә мөмкин. Кайберләрен искә алып китәбез:

 

Хәрабәләр арасында бала табу очрагы

Сүриянең Хәлиб шәһәрендә өемнәр астында бер бала дөньяга килә. Яңа гына туган баланы табалар, кызганычка каршы баланың әнисе һәлак була. Хәзерге көндә бөтендөнья бу баланың язмышын күзәтеп бара.

Шифаханәдә эшләүчеләр балага исем дә тапканнар, “Айать” (ягъни могъҗиза дигән мәгънәдә) дип атаганнар.

Дөрестән дә бу баланың шундый шартларда бу дөньяга килүе искиткеч. Шундый зур гаиләдән бердәнбер исән калучы бала да ул була. Әтисе һәм әнисе, 4 кыз һәм ир кардәшләре, шулай ук әти-әнисенең бертуган апалары – барысы да һәлак булалар. Баланы коткарганнан соң аларның бөтенесенең дә гәүдәләрен өскә чыгаралар һәм бер каберлеккә күмәләр.

Сүриядә җир тетрәгәннән соң коткаручылар хәрәбәләр астыннан бәләкәй кыз Нурны чыгаралар, ул өемнәр астында 12 сәгать буена кала. Бу кыз торак йортның хәрәбәләре астыннан чыгарыла.

Төркиянең Хатай шәһәрендә 2 яшьлек малайны өемнәр астыннан чыгаралар. Бу бала хәрәбәләр астында 78 сәгать тора.

Шулай ук 7 яшьлек баланы җир тетрәүдән соң 70 сәгать үткәч чыгаралар һәм ул коткаручыларга әйткән беренче сүзе, иртәгә мәктәптә дәресләр булачагын әйтә.

Төркиядә Хатай шәһәрендә плитәләр арасында кысылып калган малайны капкачтан су эчергән видео беркемне дә битараф калдыра алмый.

Шулай ук Хатай шәһәрендә җир тетрәүдән соң бер тәүлек үткәч өемнәр астыннан апалы-энеле ике баланы коткаралар. 10 яшьлек кыз энесе белән бергә бетон плитә астында кала һәм булдыра алган кадәр энесен юатырга тырыша.

Хатайда бер яшьлек баланы бер тәүлек үткәч чыгаралар, баланың әти-әнисе өемнәр астында вафат булган.

Шулай ук төрек каналы А-Хабер хәбәр итүенчә, 5 яшьлек малайны җир тетрәүдән соң 112 сәгать үткәч хәрәбәләр астыннан чыгарганда, аңардан: “Синең ашыйсың киләдер?” дип сорагач, бу бала: “Кайвакытта минем яныма ак киемле бер кеше килеп ашатты, су бирде аннан соң китте”, - дип җавап биргән. Бу чыннан да баланың әйткән сүзләре!

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...