«Болгар, аның үткән хәлләре һәм шуңа бәйләнешле хәбәрләр турында

«Болгар, аның үткән хәлләре һәм шуңа бәйләнешле хәбәрләр турында

«Болгар, аның үткән хәлләре һәм шуңа бәйләнешле хәбәрләр турында

Бу беренче бүлек ике бабка салып төзелде. I нче баб.

 

Болгар шәһәре, аның патшалары, милекләре, әсәрләре һәм аның хәлләре турында. «Болгар» «б» хәрефенең даммәсе, «гъ» хәрефенең фәтхәсе1, әлиф («а») һәм «р» белән. Камус иясе аны «Бргр» формасында беркеткән һәм «халык аны «болгар» формасында куллана» дип, телебездәге мәшһүр әйтелешне гади халык әйтелешенә генә кайтарып калдырган. «Л»ны «р»га алмаштырып һәм «а»ны төшереп «бргр» рәвешендә әйтү исә кайбер диалектларда гына булган. Борынгы галимнәрнең әсәрләрендә «Болгар» сүзе тау исеме, халык исеме, өлкә исеме, мәмләкәт исеме һәм шәһәр исеме дип тә йөртелгән. «Сез кайсы кавемнән, ә болгарлар кемнәр?» дип сорау биргәндә: «Сәкалибә белән төрек халкы арасында туган бер халык без», – дип җавап биргәнлекләре язылган. Борынгы заманда һәм хәзер дә «Болгар» сүзенә «шәһәр» дигән сүзне кушып, гүя аның бер кисәге итеп, «Шәһре Болгар» дип йөрткәннәр һәм йөртәләр. «Әгәр кайчан да булса Шәһре Болгарга барсаң, аның дусларыннан сәлам әйт» дигән фарсы шигырендә дә «Шәһре Болгар» диелгән. Бy шәһәрнең газилары турындагы касыйдәдә һәр бәетнең ахыры «шәһре Болгар газыйлары» дип тәмамлана. Бу да 1 Даммале «б» – «бо», фәтхәле «гъ» – «га» дип укыла. Болай аңлату гарәп теле язылыш һәм укылышына нигезләнгән. 136 Шиһабетдин Мәрҗани. Сайланма әсәрләр Болгар дигән сүзнең өч нәрсә арасында уртак булып йөргәнен күрсәтә. Бу шәһре Болгар Идел елгасының төньягына, Чулман елгасының Иделгә кушылган почмагына утырган. Ул урын экватордан илле биш градус төньяк киңлектә, Канар утрауларыннан алтмыш җиде градус көнчыгыш озынлыкта һәм төшлек ноктасыннан унбиш градус кадәр көнбатыш ягында тора. Халык телендә моны Искәндәр әл-Макидуни бинасы дип йөртәләр. Гайсаның тууыннан ике гасырдан артыграк элек төзелеп, зурлыгы уртача гына булса да, утырган урыны тармаклары күп булган ике зур елганың бер-беренә коя торган ноктасына якын бер урында булганлыктан, төрле яктан, чит илләрдән зур сәүдәгәрләр килеп катнаша торган мәшһүр һәм зур базарлы бай мәмләкәтләрдән санала иде. Зур пристане, сәүдәханәсе булган бу төзек шәһәрнең халкы борынгы вакыттан бирле бай культуралы, сәүдәгәр, күп сәфәр һәм сәяхәтләре белән дөньяга мәшһүр иде. Монда ерак илләрдән галимнәр, сәүдәгәрләр килеп, гарәп галимнәреннән казыйлары, мөдәррисләре һәм хатыйплары1 булган. Шуннан соң өстенә килгән һәртөрле бәла, фетнәләр сәбәпле, ул күркәм хәлләре түбәнәеп, әкренлек белән Казанга күчә башлый һәм ахырда үзе бөтенләй харап булып, югарыда әйтелгән мактаулы хәленә Казан варис булып калды. Шәһре Болгар – Җир йөзенең өч яки дүрт кисәгеннән берсе булган Европа өлешендәге Рум иле һәм Истанбулдан кала, иң элек культурасы үскән, Әндәлес мәмләкәтеннән соң, бәлки, шул ук гасырда беренче булып ислам диненә кергән шәһәр. Хәзерге заманыбызда да Болгар хәрабәләренең калдыгы булган кайбер биналар, аның як-якларында казылган канаулар, урлар һәм каберләр бар. Мәсәлән, олы мәчетенең нигезе, аның почмакларындагы манаралары һәм җирдән чыгарып салынган бер манарасы бар. Манараның кырык өч баскычы бар, һәрбер баскычының биеклеге бер карыш та бер бармак буе. Янә олы мәчетнең алгы ягында биек бер манара булып, мең ике йөз алт1 Хатыйп – өндәүче, вәгазь сөйләүче, оратор. Әл-кыйсмел-әүвәле мин китаби «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали... 137 мышынчы (1844) ел рамазан аеның егерме тугызына кадәр урынында торса да, шул көн сишәмбе кичәсе ярты төн булганда җимерелеп төшүе мәрхүм Фазлулла бине Бохарай исемле кешенең мәҗмугасында беркетелгән. Бу зур манараның биеклеге астролябия һәм башка астрономик кораллар белән үлчәнгән булмаса да, баскычларның саны, мелла Ибраһим әфәнде мәҗмугасында күренүенчә, һәм Габделваһһаб бине Иманколый әрРәҗәбинең телдән сөйләвенчә, җитмеш өч баскыч икән. Мәчетенең иңе ундүрт, буе уналты багга1 туры килә. Манараның калдыгы әле хәзер дә бар, мөселманнардан күп кеше җәй көне шуны зиярәт итәргә баралар.

 

Шиһабетдин Мәрҗәни китабыннан өзек

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Гыйлм әл-Хыйәл: Ислам әхлагы заманча инженерияне ничек барлыкка китергән

Хәзерге роботлар уйлап табылганчы, элек тә мөселман инженерлары кешеләрнең һәм хайваннарның хезмәтен җиңеләйтү өчен төрле механизмнар һәм җайланмалар булдырганнар. Ислам цивилизациясенең алтын гасырында бу гамәли тәрбия «хәйләләр турындагы фән» яки «хәйләләр»дип тәрҗемә...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.   Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның...