Бәхетле гаилә серләре

Бәхетле гаилә серләре

Бәхетле гаилә серләре

Ир белән хатын, бер-берсен бик яратсалар да, иманнары нык булса да, ике арада каршылыклар һәм проблемалар туу котылгысыз.

Күп кешеләр дөрес сайланган парлар арасында бернинди кыенлыклар килеп чыкмый дип ышана. Һәм бу ялгыш фикер. Әгәр чыннан да күпчелек кеше шундый фикердә булса, бәхетле гаиләләр саны тагын да әзрәк булыр иде.

Күпләр: «Тату тора алмыйбыз, димәк бер-беребезгә туры килмибез?» – дип уйлый. Аерылуга төрле сәбәпләр китерергә мөмкин: динлелекнең, рухи кыйммәтләрнең төрле дәрәҗәдә булуы, карашлар төрлелеге.

Әгәр дә ир яки хатын, дөньяви кыйммәтләрне кайгыртып, икенчесенең төп игътибары мәңгелек дөньяга юнәлгән булса, мондый парга бер-берсен аңлау бик кыенга туры киләчәк. Керем мәсьәләсе, балалар тәрбияләүгә карашлар да каршылыклар тудырып, аерылуга сәбәп булып тора ала. Каршылыклар бер юнәлештә баручылар арасында да туарга мөмкин. Иң мөһиме, кыенлыклар туган вакытта, тормыш бетте, гаилә таркалды дип уйларга кирәкми. Проблема һәм кыенлыклар – бәхетсез никах һәм уңышсыз мөнәсәбәтләр күрсәткече түгел.

Беренчедән, без барыбыз да төрле, һәрберебезнең үз холкы һәм карашлары, икенчедән, без барыбыз да камиллектән ерак, шуңа күрә ике кеше мөнәсәбәткә кергәндә аңла-шылмаучанлыклар да котылгысыз. Бу – табигый күренеш, һәм без моны читләтеп уза алмыйбыз. Без бары тик шушы кыенлыкларга мөнәсәбәтебезне үзгәртә алабыз.

Проблема һәм кыенлыклар – бәхетсез никах һәм уңышсыз мөнәсәбәтләр күрсәткече түгел, ул Аллаһтан бирелгән тагын бер сынау.

Бу сынауны сабырлык белән узып, Аның канәгатен яулау, бер-береңә тагын да якынаю мөмкинлеге.

Мөхәммәт пәйгамбәр (сәллалаһу галәйһи вә сәлләм): «Кеше үзенең хәлиленең динен кабул итсен, һәр кеше үзенең хәлиленең кем икәнен карасын», – дигән. Һәр кешенең янәшәсендә иң беренче аның якыннары – гаиләсе, тормыш иптәше була. Гаилә кору белән кеше шәхси яктан үзгәреш кичерә. Үзгәрешләр котылгысыз, ләкин бу үзгәреш уңай яки тискәре якка булырга мөмкин. Гаилә тормышы кешене бәхетлерәк, кешелеклерәк, йомшаграк ясарга, яки, киресенчә, агрессив, бәхетсез, усалрак ясарга мөмкин. Бу кешенең шәхси карашы һәм тормыш юлдашының йогынтысына бәйле. Аллаһ илчесе (сәллалаһу галәйһи вә сәлләм) тормыш иптәше һәм дуслар сайлаганда, акыл һәм зирәклек белән эш итәргә кушкан. Үзеңә, динеңә (димәк, бәхетеңә) файда китерә һәм уңай йогынты ясый торган кешеләрне сайларга кушкан.

Һәр гаиләдә аңлашыл-маучанлыклар туа, кыенлыклар килеп чыга, без ирләребезне аңламыйбыз, алар безне ишетми кебек. Бу кыенлыкларга башка яктан караш ташлагыз, алар чыннан да кирәксезме икән? Алар Аллаһ тарафыннан гаиләне җимерү өчен җибәреләме икән? Әлбәттә, юк. Гаилә проблемалары сынау буларак җибәрелә. Сынау, гомумән, кешене рухи яктан үсеш алыр өчен җибәрелсә, гаиләдәге кыенлыклар парларны якынайту һәм аларның мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен җибәрелә. Гаиләдә кыенлык туды икән, бу сез тормыш иптәшен дөрес сайламагансыз дигән сүз түгел.

Гаиләдә туган конфликтларны чишүнең төп ысулы – ачыктан-ачык сөйләшү һәм уртак максатка килү. Бу уртак максат – үзеңнең дөреслегеңне исбат итү түгел, бер-береңне аңлау, татулыкка ирешү, гаилә бәхетен саклап калу нияте булырга тиеш. Бу гамәл ике яктан да күп түземлек, сабырлык, зур мәхәббәт һәм хөрмәт таләп итә, мөнәсәбәтләрнең уңышка ирешү теләге кешедә бу сыйфатларны арттырып тәрбияли. Әлеге ният белән эш йөрткән парлар, икесе дә яхшы якка үзгәрә, мөнәсәбәтләре дә якыная, көчлерәк була. Иң мөһиме – кыенлыклар алдында югалып калмаска, аларны бергә хәл итәргә омтылырга. Бу гаиләдә туган проблемаларның иң кыен, ләкин иң кыска чишелеш юлы. Барысын да ташлау, хисләреңә бирелеп араларны өзү җиңел, ә менә сынауны сабыр кылып, хисләреңне йөгәнләп уздыру өчен көчле рух һәм Аллаһка бусынучанлык кирәк. Аерылышу – Аллаһ яратмаган гамәлләрнең берсе, ул бик кискен шартларда гына рөхсәт ителә. Аллаһ үзе безгә гаиләләребезне сакларга, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне кайгыртырга кушкан.

Әгәр дә кыенлыклар туктаусыз кычкыру, әрләшүгә китерсә, ир белән хатын арасында салкынлык урнашачак. Кыенлыклар бер-береңә ышаныч, ачыклык, йомшаклык, тугрылык белән хәл ителсә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт тагын да ныгыячак, мәхәббәт артачак һәм Аллаһның бәрәкәте иңәчәк.

Нурия Сабырҗан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...