Гарифулла ишанның тәрҗемәи хәле

Гарифулла ишанның тәрҗемәи хәле

Гарифулла ишанның тәрҗемәи хәле

Совет чорындагы иң атаклы татар ишаннарның берсе Гарифулла хәзрәт Гайнуллин була. Ул 1894 елның 24 мартында Татарстан Республикасының Буа районы Аксу авылында дөньяга килә. Авылда мәчет каршындагы дини мәктәпне, аннан Буа мәдрәсәсен тәмамлый. Дини гыйлемнән тыш гарәп һәм фарсы телләрен яхшы өйрәнә. Егерме яшендә ул Аксудан Донбассның күмер шахталарына эшкә чыгып китә. Аннан 1915 елны патша армиясенә чакырыла. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Варшава астындагы бәрелешләрдә каты яралана һәм 1917 елда туган авылына кайта.

Гарифулла ишан гаиләсе белән 1945 ел.

Илдә совет хөкүмәте урнашкач, Кызыл армия сафларына алына. Гражданнар сугышында катнаша. Аклар белән канкойгыч бәрелешләрдә, авыр яралана, әсирлеккә эләгә. Азат ителгәч, фронтта Буденый армиясендә телефонист булып хезмәт итә. 1921 елны гына авылына әйләнеп кайта.

27 яшендә Разыя Нурмөхәммәт кызына өйләнә. Белемле, укымышлы Гарифулланы авылдашлары бик хөрмәт итәләр, 1923 елда ул авыл советы әгъзасы, 1924 елны Аксу авылының кооперация идарәсе әгъзасы, аннары Аксу кредит ширкәте идарәсе әгъзасы булып сайлана.

Коллективлаштыру елларында Гарифулла Гайнуллинның җирләре тартып алына. Ул акча эшләү нияте белән Мәскәү өлкәсенең Шатура шәһәренә чыгып китәргә мәҗбүр була. Анда төрле төзелешләрдә хезмәт итә. Өч ел үткәннән соң авылына кайта һәм шәхси хуҗалыгында эшли, йорт сала.

1933 елны Гарифулла Гайнуллинга зур сынау килә. Аның һәм күршеләренең йорты, бөтен мал мөлкәте тулысынча яна. Ул гаиләсе белән Үзбәкстан якларына чыгып китә. Ташкент шәһәрендә төпләнеп тимер юллар каравылчысы булып урнаша. Күпмедер вакыттан соң хатыны ягыннан туганы Махачкала шәһәре имамы, күренекле дин эшлеклесе, Баязит ишан Хәйруллин чакыруы белән Махачкалага күчеп китәләр. Дагыстанда ул балык тоту трестында бригадир вазыйфасында эшли һәм Баязит ишанның мөриде булып суфыйчылыкны өйрәнә. Тормыш иптәше Разия ханым да күп балалы ана булуына, вакыт тыгызлыгына карамастан, Баязид ишан кушуы буенча тарикат юлына баса – фарызлардан тыш өстәмә дини гыйбадәтләр үти, зикерләр әйтә башлый һәм бу юлда гомер буе иренә терәк була.

1937 елны Гарифулла хәзрәт туган ягын сагынып кабат Аксуга кайта, колхозда эшли. Йортын торгыза. Суфыйчылык юлында үзен камилләштерүен дәвам итә. Бу елны илдә аеруча зур күләмдә барган Сталин терроры – дин әһелләрен, «ил дошманнарын» кулга алу, үтерү, ГУЛАГ лагерьларга озату, аны да читләтеп үтми, ул чак кына репрессиягә эләкми кала. Аксуның күршесендәге Бик-Үти авылындагы зур авторитетлы, зур гыйлем иясе булган, олы яшьтәге Мөҗип мулланы кулга алганнан соң аны да Буага НКВДга допроска чакыралар. Репрессиягә эләгүдән могҗизалы рәвештә котылып кала.

Аксубай районы Ибрай авылы шәкерте, дусты белән

1941 елның 22 июнендә илгә зур сынау килә – Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елның апрелендә Гарифулла хәзрәт кабат армиягә чакырыла. Казанда хәрби әзерлек үткәннән соң Сталинградны дошманнан саклауда катнаша. Фронттан инвалид булып кайта. Авылда колхозда эшли. Рухи остазы Баязит ишан Хәйруллин белән элемтәсен өзми. Сугыштан соң аның янына Махачкалага барып йөри, гыйлемен арттыра. Бер баруында ул рухи яктан камилләшеп, Нәкъшебәнди тарикатендәге ишан дәрәҗәсенә ирешә. Әмма Гарифулла хәзрәт бу эш Аллаһ каршында бик җаваплы дип иҗәзәне алудан баш тарта. Баязид ишан ачуланып: «Бу Аллаһның әмере, әле сиңа хаҗ да насыйп булачак», – дип аңа бу вазыйфаны тапшыра. Шул вакыттан соң ул туган ягына кайткач авылында яшерен рәвештә дини эшчәнлек алып бара, атна саен мөридләрен җыеп зикер мәҗлесләре оештыра, рухи яктан тәрбияли, авыру кешеләрне догалар укып өшкереп дәвалый башлый. Билгеле аның бу хәрәкәтләре дәүләтнең эчке органнары тарафыннан сизелмичә калмый. Аның янына авылга һәрдаим тикшерүче агентлар җибәрелә, әмма бу «чакырылмаган кунакларны» килүен Гарифулла ишан алдан сизеп каршы ала, чәйләр эчереп, ачык сөйләшеп озата торган була. «Дини эшчәнлек алып бара» дип аңа җинаять эше берничек ача алмый калалар.

1947 елның ахыры 1948 елның башында Гарифулла ишан янына Дагыстаннан Аксуга рухи остазы Баязид ишан Хайруллин килә. Ул бер атна анда яши, укучысының мөридләре белән очраша, нәсыйхәтләрен бирә. Аннан Казанга китә, үзенең туганнары, якын мөридләре белән күрешә. ТАССРның КГБ хезмәткәрләре аны эзли башлаганын сизеп шундук аэропорттан Уфага оча, аннан Махачкалага. Шулай итеп, аны кулга алалмыйлар, ә аны озатып йөргән Әглям абзыйны кулга алалар, озак вакыт допроста тоталар, җәзалыйлар, аннан гына җибәрәләр.

1951 елны Гарифулла ишан Гайнуллин гаиләсе белән Казан шәһәренә күчеп килә. «Химчистка» артелендә һәм башка оешмаларда каравылчы булып эшли.

(Дәвамы киләсе санда)

Рәшид Мәликов

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...