Җиңүнең 79 еллыгы

Җиңүнең 79 еллыгы

Җиңүнең 79 еллыгы

1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы 1945 нче елның 9 нчы Маенда гына тәмамлана. Нәкъ шушы көнне Германия капитуляция актына кул куя.

 

Бу СССР тарихында булган иң сөенечле көннәрнең берсе була. Кешеләр җиңү шатлыгыннан урамга агыла. Әлеге көнне хәтта бер-берсен белмәгән, бер-берсе белән таныш булмаганнар да кочаклаша, күрешә, бер-берсен бәйрәм белән котлаша. 9нчы Май кичендә Мәскәү шәһәрендә моңарчы күрелмәгән салют ясала.

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу сүз беркемне дә битараф калдыра алмый. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 79 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә бик тирәнгә сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә. Еллар, ил-көннәр имин һәм тыныч булсын! Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, йөрәк тетрәндергеч сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Ә безнең бурычыбыз - ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, һәм шулай ук бездән соң килгән буыннарга да җиткерү.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...