Тимурилар дәверенең чәчәк аткан чоры

Тимурилар дәверенең чәчәк аткан чоры

Тимурилар дәверенең чәчәк аткан чоры

Көнбатыш яңарышы киң таралган, ләкин башка яңарышны, аның хәзерге замандагысын, нәкъ менә кешелек тарихында үз эзен калдырган Тимур нәселе чорының тергезелүе турында бик аз кеше белә.

 

Тимурилар – ул Әмир Тимернең (Тамерланның) нәселе. Әмир Тимер 14 нче гасырда империяне торгызучы, сәнгать һәм мәдәниятне тергезүне башлап җибәргән. Бу сәнгать һәм мәдәниятнең мәрҗәне Сәмәрканд булган. Әлеге яңарышның нигезендә Шахрух (Шахрух Мирза) – Әмир Тимернең улы һәм аның хатыны Гәүһәршад-бәгем торган. Алар бу империягә һәм үзләренең хан сараена рәссамнарны, архитекторларны, фәлсәфәчеләрне һәм Җәми кебек шагыйрьләрне китергәннәр. Аларның олы уллары Олугбәк – Сәмәрканд әмире, мәшһүр математика белгече һәм астроном, бу мөһтәшәм чорның билгесе була. Сәмәркандны, Гератны, алар төзегән мәктәпләрне яңарту, шигърият һәм әдәбиятны үстерү Тимурилар яңарышына нәтиҗә ясауга китерә.

 

 

Тимурилар дәверендә төрле төзелеш проектлары төзелгән

 

 

Бу чорда бик зур масштаблы төзелеш проектлары, мәдрәсәләр, мәчетләр, мәкбаралар торгызыла. Математика, астрономия гыйлемнәре буенча эзләнүләр алып барыла. 16нчы гасыр башында ут кораллары киң тарала башлый. Герат мөселман дөньясының гыйльми һәм сәнгать тормышындагы мөһим үзәк булса, Сәмәрканд – фән үзәге була һәм шулай ук Ефәк юлда Кытай белән Көнбатышны бәйләүче әһәмиятле тукталыш буларак мәшһүрлек ала.

Тимурилар чорында иң мәшһүр һәйкәл – Шәһрисабздагы җәйге резиденция, Биби-ханым мәчете, Регистан.

Әмир Тимер бөек яулаучы гына түгел, ул бөек төзүче дә булган. Ул торгызган һәйкәлләрдә иң күзгә чалынганы – аларның бөеклеге. Ул үзенең башкаласында дөньяви биналар белән беррәттән дини биналар, бакчалар, сарайлар төзеткән. Олугбәкнең Сәмәрканд архитектурасында иң төп өлеше аның исеме белән аталган мәдрәсәләр, уку биналары төзеткән. Табигате белән ул хәрби дә, дин галиме дә түгел галим булган дип фаразлана.

 

 

Дҗәминең “Тәкъвалылар гөлбакчасы” әсәреннән рәсем. 1553 ел датасы куелган Википедия

 

 

Шулай ук бу әмир 1424 һәм 1429 еллар арасында, башкала тирәсендә башка бер җирдә дә булмаган астрономик әсбаплар белән тулыландырылган обсерватория төзетә. Фәнгә зур өлеш кертүе сәбәпле Олугбәк хөрмәтенә астероидны һәм ай кратерын аның исеме белән атыйлар.

Тимурилар сәнгатендә миниатюра зур урынны алып тора. Моннан тыш ул заманда катлаулы фрескалар да ясалган.

Тимурилар чорының тергезелүе чагатай теленең таралуына да сәбәпче була. Бу телне хәтта кайбер төрек солтаннары да белгән, Бөек могол нәселенә нигез салучы Бабур үзенең тәрҗемәи хәлен нәкъ менә шул чагатай телендә язган һәм аның әсәре “Бабурнамә” дип атала.

Тимурилар вакытында хатын-кызлар сәясәттә һәм икътисад тормышында мөһим роль алып торганнар, мәдрәсәләр, мәкбаралар төзегәннәр, җитәкче хезмәтен дә үтәгәннәр һәм башкалар.

Тимурилар яңарышы тарихта эз калдырган. Сәмәркандтагы бу чорның һәйкәлләре моның гүзәллегенә шаһит булып торалар. Алар бүген дә күзләрне камаштырырлык, бик күп еллар таркалыш булуга карамастан, ул заманнарның никадәр бөек булуын раслыйлар.

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

 

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...


Хата кылган кешенең иң хәерлесе – тәүбә иткәне

Кайвакытта иманлы бәндә дә үзенең битарафлыгы аркасында бер гөнаһ эш эшләп ташлый, яки тиешле гамәлләрен үтәмичә калдыра. Ләкин ул тиз арада үзенең ялгышларын танып, үзен гафу итүен сорап, Аллаһка ялвара.   «Хакыйкатьтә, әгәр тәкъва кешеләргә шайтан вәсвәсәсе тисә, алар Аллаһны зикер...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...