Төш вакытындагы йокы – сөннәт гамәл һәм сәламәтлек өчен файдалы

Төш вакытындагы йокы – сөннәт гамәл һәм сәламәтлек өчен файдалы

Гарәп телендә төш вакытындагы йокы көннең иң эссе чагында “къайлүлә” яисә “къаилә” дип атала, ә бу йокының урыны “мәкъыйл” яисә”мәкъал” дип атала.

 

Коръән Кәримдә Җәннәттә иң яхшы ял итү урыны “мәкъыйл” дип әйтелгән (“Фуркан сүрәсе, 24 аят)

Шулай ук Коръән Кәримдә әйтелгән, үткәндәге күп кенә итәгатьсез халыклар нәкъ менә шушы төшке йокы вакытында һәлак ителгән (“Әграф” сүрәсе, 4 аят). Һәм моннан чыгып шундый нәтиҗә ясарга  була, димәк, бу гадәт бик борынгы тарихлы.

Аллаһның Илчесе галәйһиссәлам көн уртасында мәчеттә йоклаудан тыймаган, агач күләгәсе төшкән урыннарны һәм башка шундый йокларга кулай булган җирләрне пычратмаска кушкан. Эсселек сәбәпле күп кенә кешеләр төшке йокы вакытында киемнәрен салганнар, шуңа күрә Коръән Кәримдә, балалар ата-анасы ял иткән бүлмәгә ишекне шакып керергә әмер ителгән. («Нур» сүрәсе, 58 аят).

Риваятьләрдә әйтелгәнчә, сәхабәләр өйлә намазыннан соң, ә җомга көнне җомга намазыннан соң йоклаганнар. Бик каты эссе булганда өйлә намазын соңгарак калдырып укырга рөхсәт ителгәнгә, башта йоклап алырга, аннан соң намаз укырга рөхсәт ителгән. Ләкин вакытын бик соңартырга да рөхсәт ителми.

Къайлүлә йокысы гадәт булып саналган өлкәләрдә, бу вакытта кешегә бару һәм аны йокысыннан уяту әдәпсезлек булып саналган

Хатиб әл-Багдади язмаларыннан, Ибен Габбас гыйлем алу нияте белән берәр кешегә көндез килсә, теге кеше йоклаган булса, ул аның уянганын көтеп торган.

Риваять ителә, Аллаһның Илчесе галәйһиссәлам төшке йокыны “күркәм гадәт” дип атаган. Шулай ук хәдисләрдә әйтелгән, ул үзе дә көндез йоклап алган, кайвакытта үзенең якын кешеләренең өйләрендә дә, мәсәлән, сөт апасы Өмме Хәрам яисә Әнәснең әнисе Өмме Сөләймнең өендә ял иткән. Шулай ук төннәрен намазга торучыларга ул көндез йоклап алырга тәкъдим иткән.

Имам Газалинең “Иман турындагы гыйлемне торгызу” китабында төшке йокының сөннәт гамәл булуы һәм төнге гыйбадәткә ярдәм итүе турында әйтелгән. Аның фикеренчә, әгәр көндезен көч алу һәм төнлә гыйбадәткә тору нияте белән йокласаң, бу йокы үзе гыйбадәт булып санала.

Бүгенге көндә Гарәп ярымутравының бик эссе өлкәләрендә, бигрәк тә Мәккәдә һәм Мәдинәдә көндезен йоклап алу гадәте сакланган.

Табиплар да төшке йокының никадәр файдалы булуын раслыйлар. Тәҗрибәләргә нигезләнеп, эзләнүчеләр, кеше үзенең табигате белән бер тәүлектә ике тапкыр йокларга тиеш, дип икърар кылалар. Әмма бүгенге көндә бу табигый халәт буенча яшәү бары тик балачакта гына мөмкин. Балалар мәктәпкәчә яшькә җиткәч, аларның көндез йокларга мөмкинчелекләре калмый. Олырак яшькә ирешкәч, тәннең ихтыяҗы түгел, тормышта кешенең никадәр һәм кайда йоклаячагын җәмгыять билгели. Моңа карамастан, көндезен йоклау теләге юкка чыкмый. Билгеле булганча, төш вакытында кеше хәлсезләнгән, еш кына таркау да була. Шунысы мәгълүм, бу төшке ашны ашау белән бәйле түгел, климатка да карамый, шәхси үезнчәлекләргә дә бәйләнмәгән. Аннары шуны да әйтергә кирәк, юл һәлакәтләренең дүрттән бер өлеше нәкъ бу сәгатьләрдә була.

Мондый төшке ялның үзенчәлеге шунда, кеше берничә минутка тирән йокыга талырга мөмкин һәм ул ял иткән хәлдә уяна.  Бу шуны аңлата, көндезге йокы ул кешенең эшчәнлеген арттыручы фактор булып тора.

Эзләнүләр күрсәткәнчә, очучы, табип һәм башка хезмәткәрләр төшке ялны йокласалар, хаталарны азрак җибәрәләр. Шулай ук мондый күрсәткечләр дә бар, тирә-юнь тыныч булса, йокының сыйфаты ягыннан кешенең нинди шартларда йоклавы мөһим түгел – түшәктәме яисә өстәл артына утырган килешме. Хәтта 30-40 минут йокы да кешегә көч бирә.

 

 

Резидә Замалетдинова

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...