Изгелекне иртәгә калдырма!

Изгелекне иртәгә калдырма!

Изгелекне иртәгә калдырма!

 

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдисендә әйтелгән: "Бер кеше юлда аунап яткан чәнечкене күреп ала. Кешеләргә зыян салмасын, малларның аякларына кадалмасын дип, ул аны юлдан бер читкәрәк алып куя. Шушы гамәле өчен Аллаһы Тәгалә аның бөтен гөнаһларын гафу итә, Үз рәхмәте белән аны бүләкли".

 

Кешеләр бүгенге көндә өч төрле авыру белән авырыйлар. Беренчесе: "Бу миңа кагылмый", - дип уйлау. Икенчесе - ялкаулык. Иренгән кеше дөньяда да, ахирәттә дә бернәрсәгә дә ирешә алмый. Иренгәннәр иртәнге намазга да тормый, ураза да тотмый, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен дә ала алмый. Ялкау кеше машинасын туктатып, юлда комаучаулаган әйберне дә алып куймый. Иренү - бик зур авыру. Ялкаулыкны җиңә алмасаң, дөньяда бернәрсә дә эшли алмыйсың. Ә өченче авыру - башкалар эшләр әле дип уйлау. Без үз йөрәгебезне әлеге авырулардан чистартырга тиешбез. Чисталыкка, пөхтәлеккә үз балаларыбызны, оныкларыбызны да өйрәтик. Алар да изгелек эшләргә кечкенәдән өйрәнеп үссеннәр. Юлыңда яткан пыяла синең аягыңны кисмәде ди, ләкин ул юлдан бит башкалар да уза. Бүген без битараф калсак, икенче көнне бу битарафлык үзебезгә кайтырга мөмкин.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...