Мәкле пирог

Мәкле пирог

Камыры өчен кирәк:

(табаның диаметры – 20 см)

100 гр. – он;

30 гр. – шикәр комы;

50 гр. – сыер мае;

1-2 аш кашыгы бозлы су.

Эчлек өчен:

200 гр. – мәк;

250 мл. – сөт;

110 гр. – шикәр комы;

2 чәй кашыгы манный;

Сыек эчлек өчен:

200 гр. – 20%лы каймак;

150 гр. – эремчекле сыр;

1 данә йомырка;

70 гр. – шикәр комы;

1 чәй кашыгы ванилле шикәр комы;

50 гр. – он.

Әзерләү ысулы:

Кечкенә кәстрүлгә мәк, шикәр комы, манный һәм сөт салырга, уртача утка куеп куерганчы болгатып торырга. Аннан соң икенче савытка салып суытырга.

Камырын әзерләргә. Иләнгән онга шикәр комы салып бутарга, вак итеп турлалган салкын сыер маен өстәргә. Валчыклы булганчы ышкырга, аннары бозлы су салып камыр басырга. Камырны табага салып кул белән җәяргә.

Эремчекле сырны, каймакны, шикәр комын, йомырка, ванилле шикәр комын һәм онны бергә салып яхшылап болгатырга.

Камыр өстенә суынган мәк эчлеген салып кашык белән тигез итеп җәяргә һәм өстенә сыек эчлекне тигезләп салырга, соңыннан әзрәк мәк сибеп җибәрергә. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 30-35 минут пешерергә.

Пирог суынгач, кырыйларыннан үткен пычак белән әйләнеп чыгып табадан чыгарырга. Мәкле пирог әзер!

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...