Балан бәлеше

Балан бәлеше

Балан бәлеше

Камыр өчен:

Он – 300 грамм

Сыер мае – 150 грамм

Шикәр комы – 50 грамм

Йомырка – 1 данә

Каймак – 1 аш кашыгы

Сода – 0,5 чәй кашыгы

Ванилин

Камыр әзерләү ысулы:

Онны, сыер маен, шикәр комын бергә кушып вакларга, аннан соң йомырка, каймак, сода һәм ванилин кушып камыр басарга. Азрак суыткычка куеп торырга.

Эчлек өчен:

Балан – 4 стакан

Шикәр комы – 2 стакан

Арыш оны – 1 стакан

Әзерләү ысулы: баланны шикәр комын салып сүрән утта 5 минут кайнатып алырга, он өстәп яхшылап болгатырга һәм кайнап чыкканчы тотарга. Суытырга.

Камырны ике өлешкә бүләргә, бер өлешен җәеп эчлекне салып икенче өлешен җәймә ясап эчлекнең өстенә ябарга. Духовканы 180 градуска кадәр җылытып 30 минут пешерергә.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...