Кыйбла

Кыйбла

Кыйбла

Азан ишетелми, чаң да сукмый

Торган болганчык бер заманда

Тау кадәрле күчтәнәчләр төяп,

Әнкәй килгән иде Казанга.

 

Автобустан аны каршы алдык.

Әйберләрен көчкә күтәреп

Өйгә кайтып кергәнебез истә,

Бик күп мәлләр, хәлләр истә юк.

 

Ни сөйләшкән, ниләр пешергәннәр...

Хәтеремдә түгел берсе дә.

Тик бер сүзе җанга уелып калды.

Сискәндерә исемә төшүгә.

 

Өйгә кайткач, чәйләр эчеп алгач,

Чыкты да ул таһәрәтләнеп,

“Кыйбла кайда?” – диеп сорап куйды,

“Беләсеңме кайда икәнен?!”

 

Мин аптырап калдым. Белми идем

Кайда мәшрикъ, кайда мәгъриб...

Бергә фикерләшеп, карар кылдык

“Кыйбла шул тарафта булыр...” дип.

 

Кыйбла мәсьәләсе хәл ителгәч,

Озак итеп намаз укыды.

“Кыйблаң кайдалыгын белмәгәч...” дип,

Үзалдына сөйләп утырды. –

 

“...Син бит андый түгел идең, балам,

Менә ышан син бу яшьләргә...

Кыйблаңны да белми, бу дөньяда

Нинди максат белән яшәргә...”

 

Оят иде миңа. Җир тишегенә

Керер булдым, әгәр ярылса.

...Ярый ла ул әнкәң исән чакта

Тоткан кыйблаң дөрес табылса.

 

...Сиңа килдем, әнкәй! Кабереңә.

Йөземне юнәлттем кыйблага.

Аллаһудан сиңа җәннәт түре,

Үземә ярлыкау сорарга.

 

Әнкәй, әнкәй! Рәнҗеп ятма миңа!

Тапкан кыйблам мәңге югалтмам.

Имансызлар, кыйбласызлар белән

Уртак гамәл, уртак юл сапмам!

 

Кемнәр белән генә аралашсам,

Йөрсәм дә мин хәзер кайда да,

Беренче эш итеп кыйблам барлыйм,

Калебемне юнәлтәм кыйблага.

 

Күптән булган хәлләр исемә төшеп,

Кайнар тиргә баттым кабаттан...

Кылмыйбызмы икән гамәлләрнең

Үкенерлекләрен азактан?!

 

Без кыйбланы, шөкер, таптык та бит...

Күңел тыныч түгел шуңарга –

Онытмыйбыз микән балалардан

“Кыйблаң кайда?!” – диеп сорарга.

 

Шәмсия Җиһангирова

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...